Хәмергә яки наркотикларга бәйлелеккә бирешүчән кешеләр еш кына үз хисләрен аңлауда зур кыенлыклар кичерә һәм көтелмәгән хәлне берничек тә кабул итә алмый. Республика клиник наркодиспансерының психологик лабораториясе мөдире, клиник психолог Лилия Зайцева “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта сөйләп үткән.
“Бәйлелеккә төшүчән кеше үзен түбән бәяли һәм бәясен күтәрү өчен ниндидер “допинг” эзли. Ә үзен тиешенчә бәяләгән кешенең “допинг”ка ихтыяҗы булмый. Ул стресстан нәрсәдер кулланмыйча гына чыга, мөнәсәбәтләр кора, теге яки бу низагны җайга сала ала”, – дип билгеләп үткән белгеч.
 Тагын бер мөһим әйбер – бәйлелеккә төшүчән кеше көтелмәгән хәлне чиктән тыш авыр кабул итә. Хәлнең көтелмәгән якка борылуы эмоциональ яктан өлгермәгән кешене гаять кыен хәлгә куя.
Өченчесе – мондый кешегә үз тойгыларын, нинди хисләр кичерүен аңлавы да авырга туры килә. Мәсәлән, аннан: “Хәлләр ничек?” – дип сорасаң, ул: “Бер нәрсә дә авыртмаса, барысы да әйбәт”, – дип кенә җавап бирергә мөмкин. Бәйлелеккә төшкән кешенең эмоциональ үсеше тәүге тапкыр нәрсәнедер татып караган мизгелдә үк туктый. Ягъни, әйтик, 45 яшьтәге кеше аралашканда, мөнәсәбәтләр корганда үзен үсмер кебек тотарга мөмкин.
Шулай ук һич кенә дә хәмер эчәргә ярамаган кешеләр категориясе дә бар. Мондыйларга бәйлелеккә төшү өчен аны бер тапкыр куллану да җитә. Асылда туганнары арасында сәрхүшләр булган кешеләр әлеге категориягә керә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез