Белгечләр Россиядә торак бәясе артачагын фаразлый

Илдә якын арада гына торакка бәяләр төшмәячәк. Шуңа күрә фатир сатып алырга теләүчеләргә бу эшне кичектермәскә киңәш иткәннәр.

Россия төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Никтика Стасишин әйтүенчә, торакның бер квадрат метры бәясе төшәчәк дип фаразларга бернинди җирлек юк. Югыйсә, моңа кадәр илдә фатир бәяләре 30 процентка кадәр очсызланырга мөмкин, дигән хәбәр таралган иде.

– Төзелеш материаллары, җир һәм башка инфраструкта кыйммәтләнүен исәпкә алганда, бәяләр түбән төшкәнне көтәргә кирәкми, – дигән министр урынбасары.

Ә иртәгәге көнгә “якты” фаразлар өләшеп утыручыларга 2008 елгы кризисны искә төшерергә киңәш иткән. Төзүчеләр бер-берсен уздырып, ташламалар тәкъдим итә башлагач, сатып алучылар бәяләр тагын да арзанайганны көтеп, гомумән дә, торак сатып алуны кичектерә башлады. Бу исә милек базарында сату күрсәткечләре кимүенә һәм төзелеш оешмаларының бөлгенлегенә китерде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре