Газетага язылу

«Бензин кирәкмиме?» Мошенниклардан ничек сакланырга?

Бу ел башыннан бирле мошенниклар Татарстанда яшәүчеләрнең 2,1 миллиард сум акчасын урлаган. Шунысы да бар: алдакчыларның һәр дүртенче корбанына әле 30 яшь тә тулмаган. Бу көннәрдә исә рульдә йөрүчеләрне: «Бензин сатам», – дип тә төп башына утырта башлаганнар, ди хокук саклаучылар. Уяулыкны ничек югалтмаска?

«Бензин кирәкмиме?» Мошенниклардан ничек сакланырга?

Бу елның беренче яртысында Татарстанда теркәлгән ИТ-җинаятьләр 15 меңнән 8,5 меңгә кадәр кимегән. Бу хакта Татарстан Прокуратурасының тикшерү һәм оператив-эзләү эшчәнлеген күзәтү бүлеге прокуроры Алмаз Фәттахов әйтте. «Шушы вакыт аралыгында мошенниклыкка бәйле – 4,5 мең, банк счетларыннан акча урлауга бәйле – 1350, компьютердагы мәгълүматларны законсыз файдалануга бәйле 708 җинаять очрагы теркәлде. ИТ-җинаятьләрне ачыклау күрсәткече аларның гомуми санының чирек өлешен тәшкил итә», – диде ул.

Тик тынычланырга ярамый: ел башыннан бирле Татарстанда яшәүчеләр мошенниклардан 2,1 миллиард сумлык зыян күргән. «Кырыгалдарлар корбаннары «яшәрә». Мошенниклар кармагына эләгүчеләрнең уртача яше 30 га да тулмый. Шул ук вакытта алданучылар арасында эшкә сәләтлеләр күбрәк», – дип сөйләде Алмаз Фәттахов.

Аның әйтүенчә, халыкны күбрәк ялган хезмәткәрләр исеменнән алдыйлар. «Моның өчен чит илләрдәге кол-үзәкләр, курьерлар буларак, безнең ил гражданнарын җәлеп итә», – диде ул. Мисал өчен, бу елның апрелендә мошенниклар Казанда яшәүче бер хатын-кызны, Украинага акча күчерү белән куркытып, фатирын һәм машинасын сатарга, моннан җыелган 11 миллион сум акчаны курьерларга тапшырырга үгетләгән. «Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре әлеге җинаятькә катнашы булган биш кешене тоткарлады, берничәсе сак астына алынды. Аларның Киров, Самара һәм Ульяновск өлкәләрендә дә шундый ук җинаятьләрдә катнашы булуы ачыкланды», – диде Алмаз Фәттахов.

Мошенниклар кармагына эләкмәс өчен киңәш тә бирде хокук сакчысы. «Җинаятьчеләр безнең куркуыбыздан һәм каушап калуыбыздан файдалана. Шуңа күрә сезгә шикле кешеләр шалтырата икән, бер-ике минутка вакыт алып, телефонны куегыз да якын кешегезгә шалтыратыгыз яки полиция бүлегенә хәбәр итегез. Тагын бер кат искәртәм: бер генә дәүләт оешмасы һәм хокук саклау органы да счетта булган акчаны алып, аны курьерга биреп җибәрү яки ниндидер счетка күчерү таләбе белән шалтыратмый», – диде Алмаз Фәттахов.

Мошенниклар «көн кадагында»гы тема һәм проблемалардан явызларча файдалануларын дәвам итә.

– Бүген бензин темасы актуаль. Интернет, төрле социаль челтәрләр аша ягулык-майлау материаллары сату турындагы игъланнар хакында хәбәрләр килә башлады инде. Мошенниклар: «Бензин сатабыз, акчасын гына алдан түләп куегыз, әле бүләккә канистр да бирәбез», – дип алдый. Ягулыкның бер литрын 100–150 сумга тәкъдим итәләр. Алдануларын аңлагач, халык безгә мөрәҗәгать итә», – дип сөйләде Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Мошенниклык очракларын ачыклау идарәсе вәкиле Рәдис Йосыпов.

Аның сүзләренә караганда, интернет аша читтән машина кайтарып бирергә тәкъдим итеп төп башына утыртучылар да күбәйгән. «Мошенниклар ялган сайтлар, социаль челтәрләрдә ялган төркемнәр уйлап таба. Машинаны Кытай, Корея яки Белоруссиядән алып кайтып бирергә вәгъдә итәләр. Шул рәвешле, Чаллыда яшәүче берәүнең 1,2 миллион сум акчасын урлаганнар», – диде Рәдис Йосыпов.

Өлкәннәргә карата да игътибарлырак булырга кирәк. «Мошенниклар пенсионерларны шалтырату турында беркемгә дә сөйләмәскә үгетли, банк хезмәткәрләре шикләнмәсен өчен, акча дәвалану өчен кирәк, дип ялганларга куша, – ди Рәдис Йосыпов. – Чирмешән районында ирле-хатынлы пенсионерлар шул рәвешле хисап счетында булган бөтен маясын алып бетергән, берничә кредит рәсмиләштергән. Кредит оешмасына килгән саен акчаны улларын дәвалау өчен кирәк дип аңлатканнар. Банк хезмәткәрләре белешкән: дәвалану чыннан да кирәк булган. Әмма моның өчен гаиләнең квотасы булган, ягъни акча кирәкмәгән. Пенсионерлар исә аларны, беркем дә алдамый, дип ышандырган. Банк хезмәткәрләре белән аралашканда, аларның кесәсендә телефон эшләп торган, кырыгалдарлар сөйләшүне тыңлаган. Өлкәннәр уйлавынча, бу мошенникларны тоту өчен махсус операция булган. Шуңа күрә дә шалтыратулар турында беркемгә дә әйтмәгәннәр. Алар барлыгы 4,3 миллион сум акча күчергән».

Ярык тагарак янында утырып калмас өчен, мошенниклардан саклану чаралары турында да искә төшерделәр.

– Беренчедән, бу – кредит рәсмиләштерүгә үз-үзеңә тыю салу һәм сим-карта рәсмиләштерүне чикләү. Шулай ук мөһим хезмәтләрнең берсе – «икенче кул». Ягъни кулланучы, үз теләге буенча, банк операцияләрен раслау өчен тагын бер ышанычлы кеше билгели ала. Әлеге хезмәтнең эш тәртибе бик гади. Банкка мөрәҗәгать итүче кайсы операцияләрне «икенче кул»сыз башкара алмаячагын үзе билгели. Мәсәлән, кредит рәсмиләштерүгә чикләү сала икән, акчаны ышанычлы зат рөхсәтеннән башка бирмәячәкләр. Бу өлкән яшьтәгеләрне яклау һәм үсмерләрнең банк картасы аша акча күчерүне контрольдә тоту өчен бик уңайлы, – диде Рәдис Йосыпов.

Сан

2025 елның 1 мартыннан кредит алуга үз-үзеңә тыю салу хезмәте гамәлгә кергәннән бирле, республикада яшәүче 748 954 кеше әлеге мөмкинлектән файдаланган. Ел башыннан бирле генә дә татарстанлылар МФЦ аша үз-үзләренә шундый 37 989 тыю салган. Барлыгы 23 560 кеше әлеге тыюдан баш тарткан.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре