Бу елның гыйнварында илдә 240 миллиард сумлык җиңел машина сатылган. Бу хакта "Автостат Инфо" хәбәр иткән.
Иң күп сатылган марка да билгеле. Ул - Geely. Кытай маркасы алдагы айда сату-алулар буенча беренче баскычта урнашкан Lada ны уздырган. Гыйнварда 32 миллиард сумлык Geely автомобильләре сатылган.
Машина модельләренә килгәндә, алар түбәндәге: беренче урында - Geely Mojaro (17 миллиард сумлык сатылган), икенче урында - Havel Jolion (10,4 миллиард сумлык), Lada Granta (9,9 миллиард сумлык) исә өченче.
Узган елның декабрендә илдә 352 миллиард сумлык машина сатылган булган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез