Бер бала лагерь тәрәзәсеннән егылганнан соң, аның элеккеге директорына хөкем карары чыгарылды

Тукай районы суды «Балкыш» балалар лагереның элеккеге директорына хөкем карары чыгарды. Ул «Ваемсызлык» маддәсе буенча гаепле дип табылды.

Татарстан прокуратурасы хәбәр итүенчә, июньдә лагерьдагы 9 яшьлек бала, гомуми чарада катнашмаган һәм үз бүлмәсенә кереп, тәрәзә төбенә утырган, аннары москит челтәренә таянган. Нәтиҗәдә ул икенче каттан егылып төшкән һәм төрле тән җәрәхәтләре алган.

Элеккеге директор лагерь штатын квалификацияле персонал белән комплектлаштырмаган булган һәм  бу бала артыннан тиешле контроль булмау да шуның нәтиҗәсе булып тора.

Суд ир-атка 230 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде. Хөкем карары законлы көченә әле кермәгән.

Прокурор тәкъдиме буенча ул үз вазифасыннан вакытыннан алда эштән азат ителгән. Ир-ат наркотикларның законсыз әйләнеше өчен хөкем карарын үтәп бетермәгән булган, дип яза Татар-информ.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре