Бер депутат: «Безнең эш – ялгыз әбиләрнең җимерек коймасын төзәтү түгел, ә законнар язу», – диде

Парламенттагы КПРФ фракциясе яртыеллык эшчәнлегенә йомгак ясады. Коммунист депутатлар нибары алты бөртек, шулай да зурдан кубып сөйләрлек эшләре байтак. Әгәр бармакка бармак та сукмасалар, аларга шушы ярты ел эчендә халыктан 574 үтенеч-мөрәҗәгать кермәс иде. Әле барысын да өйрәнеп бетерә алмаганнар. Фракция җитәкчесе Хафиз иптәш Миргалимов әйтүенчә, аларның 381 е каралып, тиешле оешмаларга, дәүләт хакимияте органнарына җибәрелгән. Шунысына игътибар иттек: мөрәҗәгатьләрнең шактые аерым кешеләр язмышына бәйле, алар депутатлардан ярдәм көтә. Һәм үтенечләре, нигездә, канәгатьләндерелә дә.

Бер елны бер депутат миңа: «Безнең эш – юллар салдырту, ялгыз әбиләрнең җимерек коймасын төзәтү түгел, ә законнар язу», – дигән иде. Анысы дөрес инде, әмма шул ук вакытта халык депутатлардан анык кына ярдәм дә көтә. Шулай күнегелгән инде. Закон язу – бер хәл, ул бит үтәлергә дә тиеш. КПРФка мөрәҗәгатьләр күп килүе депутатларның законнар үтәлешен даими тикшереп торуына да бәйледер. Әнә Хафиз Миргалимов та дәүләт оешмаларының еш кына «отписка», ягъни формаль җавап язу белән шөгыльләнүләрен әйтте.

Матбугат конференциясендә алты депутатның өчесе генә – Хафиз иптәштән кала, Фәдбир Сафин һәм Александр Комиссаров катнашты. Мәсьәләләрне хәл итеп бетерү өчен алар юлдан кайтып кермәскә тиеш. Һәрхәлдә, фракция җитәкчесе шулай ди. Ә халыкны борчыган мәсьәләләр тавык чүпләп бетермәслек. Берәү гарип булып та группа ала алмый интегә, икенчеләре җир кишәрлекләре бүлгәндә закон бозулардан канәгать түгел, өченчеләре банкларның зур процент белән кредит бирүеннән зарлана.

КПРФ депутатлары инде менә ничә ел «Сугыш чоры балалары турында» Законның федераль дәрәҗәдә кабул ителүе өчен көрәшә. Җитәкчелек бу законның асылы белән килешә, әмма, сугыш чоры балалары төрле карарлар, законнар аша Хөкүмәттән ярдәм ала бит, ди. Ә коммунистлар, балачагын, үсмер чагын сугыш уты көйдергән әлеге буынга закон рәвешендә аерым игътибар, ярдәм булырга тиеш, ди. Һәм КПРФ әлеге законның яңа вариантларын эшли-эшли депутатлар хөкүмәтенә тәкъдим итә тора.

КПРФ депутатлары башкарма хакимият органнарының еллык хисабын өйрәнеп, үзләреннән өстәмә сораулар әзерлиләр. Бу инде гадәткә кергән. Инде быел да республика Рәисенә һәм Дәүсовет Рәисенә 83 сорау юллаганнар.

Депутатлар социаль дәүләтне социаль йөзле итеп күрергә тели, «социаль тигезлек», «халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү» кебек сүзләрне күп ишеттек без алардан. Хафиз иптәш әйтүенчә, хәзерге көндә аз пенсия алучылар 200 мең тирәсе икән. Ә бәяләр һаман үсә тора. Мәсәлән, закон буенча, фатирга түләү гаилә кеременең 10 процентыннан артмаска тиеш булса, хәзер 22 процентка җиткән очраклар да бар икән. Депутатлар, гомумән, бәяләргә дәүләт көйләве кирәк, диләр. Аларны социаль дәүләттә социаль мәсьәләләрне хәл итү өчен акчаның һәрвакыт җитмәве борчый. Аз керемле гаиләләр өчен «социаль кибет»ләр ачу турында да әледән-әле сүз кузгаталар. Теләкләр сүздә генә калмасын иде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре