Газетага язылу

Бер ел эчендә Казанда трамвай һәм троллейбус йөртүчеләр саны арткан

2025 елда «Метроэлектротранс» МУП хезмәткәрләренең хезмәт хакы предприятие буенча уртача 21 процентка арткан һәм 89,9 мең сумга җиткән.

Бу хакта бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә «Метроэлектротранс» МУП генераль директоры Айдар Габделхаков сөйләде. «Хезмәт шартларын яхшырту буенча комплекслы эш нәтиҗәсендә трамвай һәм троллейбус йөртүчеләре саны бер ел эчендә – 10 процентка диярлек, ә электропоезд машинистлары саны 21 процентка артты. Бу кичке сәгатьләрдә транспорт эшенең күрсәткечләрен яхшыртырга мөмкинлек бирде», – диде җитәкче.

Аның сүзләренә караганда, предприятиенең уку үзәгендә 110 кеше белем алган, шуларның 76 сы эшкә урнашкан. Үткән елда Казан метрополитенында беренче хатын-кыз – Гүзәлия Шакирова электропоезд машинисты булып эшли башлаган. Бүгенгә тагын биш хатын-кыз бу һөнәрне үзләштерә икән.

Предприятие өчен кадрлар җәлеп итүнең төп чыганагы булып уку үзәге базасында белем алучы якын-тирә төбәкләр һәм якын чит илләрдән килгән кешеләр тора. Җитәкче билгеләп үткәнчә, алар эшкә килүчеләрне тору урыннары белән тәэмин итә. Сәлимҗанов һәм Короленко урамнарында предприятиенең ике тулай торагы бар, аларда бүген 600 ләп кеше яши.

 – Предприятиенең кадрлар хезмәте халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре белән берлектә даими рәвештә вакансияләр ярминкәләре оештыра, депода «Ачык ишекләр көннәре» үткәрәбез, диде Айдар Габделхаков.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре