Газетага язылу

Бер генә барасы: Татарстанда аерылышучылар кимегән, кавышучылар арткан

Татарстанда соңгы өченче елда беренче тапкыр гаилә коручылар арткан. Шул ук вакытта инде өченче ел рәттән аерылышучылар кими. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсенең киңәйтелгән утырышында сөйләделәр һәм саннарны яхшырту юлларын эзләделәр.

Бер генә барасы: Татарстанда аерылышучылар кимегән, кавышучылар арткан
Татар информ

Гаилә – җиңүләргә нигез булган ышанычлы оя ул. Утырышта кем генә чыгыш ясаса да, сүз сөреше шул хакта барды. Утырышта катнашучыларны «Мәхәббәт җиңгән җирдә» фотокүргәзмәсе каршы алды. Ул сугыш батырларының тормышын яңа яктан ача. Якыннарыннан килгән мәхәббәт тулы хатлар Җиңү көнен якынайтырга, яу кырында исән калырга ничек ярдәм иткән? Монда шундый сорауларга җавап табарга мөмкин. Бу мөһим проект Җиңүнең 80 еллыгына багышланган һәм Татарстан Рәисе  ярдәмендә тормышка ашырылган. 45 стендта – 53 фронтовикның гаилә тарихы.

ЗАГС идарәсе җитәкчесе Эльвира Әхмәтова чыгышын, вакыт үзе яңа кагыйдәләр кертә, дип башлады. Шул кагыйдәләр нигезендә эшләнгән эшләр, киләчәккә планнар, статистика белән таныштырды. 2025 елда Татарстанның ЗАГС органнары 123 меңгә якын гражданлык хәле актын теркәгән һәм юридик әһәмияткә ия 535 мең башка төрле эш башкарган, бу 2024 елдагы күрсәткечтән 17 процентка күбрәк.

Узган ел 6 гаиләдә – 10 нчы, 3 гаиләдә – 11 нче, 2 гаиләдә – 12 нче, бер гаиләдә 14 нче сабый дөньяга аваз салган. Иң өлкән әни 57 яшендә, ул икенче баласына тормыш биргән. Иң өлкән әти 64 яшьтә. Яңа туган сабыйларның 51 проценты – малайлар, 49 проценты – кызлар. Иң дәү малай (5 кг 800 г) 1 сентябрьдә дөньяга килгән.

Сүз дә юк, халык өчен ЗАГС – беренче чиратта никах теркәү урыны ул. 2025 елда республикада 24 097 пар теркәлгән. Бу – алдагы елга караганда 1,7 процентка артыграк. Соңгы өч елда беренче мәртәбә арту күзәтелә. Алар арасында яше 70 не узган 200 дән артык әби һәм бабай бар. Иң өлкән кияүгә – 92, кәләшкә 84 яшь.

Яшь парларның 61 проценты интернет аша таныша. 14 проценты – дуслары аша, тагын 9 проценты – эштә. 

Өченче ел рәттән аерылышучылар кими. Узган ел республикада 10 815 гаилә таркалган. Бу 2024 елдан 20 процентка азрак. Инде бишенче ел рәттән балигъ булмаган балалар тәрбияләнә торган гаиләләр азрак таркала. Бергә яши алмас хәлгә килгән гаиләләрнең һәр өченчесе 10–19 ел бергә торгач аерылышу турында карар кабул итә.

Татарстан Премьер-министры Ләйлә Фазлыева ЗАГС  идарәсе эшчәнлегенә югары бәя бирде. Бу елга бурыч дип ул электрон рәвештә сыйфатлы хезмәт күрсәтү, СВОда катнашучыларның гаиләләренә аерым игътибар бирү, белгечләрнең осталыгын арттыруны атады. Демография мәсьәләләрен хәл итүдә фәнни тикшеренүләр уздыруның да файдасы булачак. Билгеле булганча, Россиядә Халыклар бердәмлеге елы уза. Ләйлә Фазлыева моны да исәпкә алып эшләргә кушты. Бу эштән иҗтимагый оешмалар һәм дин әһелләре дә читтә калмаска тиеш.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре