Бер ир-ат 22 яшьлек кызны бишенче кат тәрәзәсеннән төртеп төшергән

Аны 8,5 елга төрмә җәзасына хөкем иткәннәр.

Узган елның декабрендә Мәскәүнең көньяк-көнбатыш районында йортның бишенче катындагы тәрәзәсеннән бер кызны төртеп төшергән ир-атны 8,5 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Бу хакта “KazanFirst” Мәскәү прокуратурасы мәгълүматларына таянып яза.

Болай булган. 2023 елның 23 декабрендә Айвазовский урамында урнашкан йорт фатирында 45 яшьлек ир-ат белән 22 яшьлек кыз арасында тавыш купкан. Шулчак ир ачуыннан кызны тәрәзәдән төртеп төшергән. Кыз хастаханәгә озатылган.

Ир-атны үтерү омтылышы, интернет челтәреннән файдаланып, порнографик материалларны законсыз әйләнештә йөртү статьялары буена гаепле дип таныганнар

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре