Бер ир-атны үгез сөзеп үтергән

Россия Тикшерү комитетының Тверь өлкәсе буенча тикшерү идарәсе 1961 нче елгы ир-ат үлеме буенча тикшерү башлады. 

Ведомство хәбәр иткәнчә, 11 августта ир үгезен яланга чыгарган. Кире үгез янына килгәч, ул ир-атка ташлана, бик күп тән җәрәхәтләре ясый. Зыян күрүчене ашыгыч рәвештә хастаханәгә илтәләр, тик аның гомерен саклап кала алмыйлар.

Хәзер тикшерүчеләр бу хәлнең барлык шартларын ачыклый.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре