Балашихада әнисен һәм үги әтисен үтерергә омтылуда шикләнелгән ир-ат тоткарланган. Бу хакта Россия Тикшерү комитеты хәбәр итә.
Ир белән хатын хәлләре начарланып хастаханәгә мөрәҗәгать иткәннәр. Табиблар аларның үзләрен начар хис итүләренең сәбәпләрен ачыклый алмаганнар һәм полициягә мөрәҗәгать итәргә киңәш биргәннәр. Ир белән хатын шулай эшләгәннәр дә. Тәртип сакчылары ир белән хатынны агулауларыннан шикләнеп, фатирларына яшерен камера куеп киткәннәр.
Соңыннан хатынның улы гыйнвар аеннан бирле әнисе белән үги әтисенең ризыкларына көчле химимкатлар салып торуы ачыкланган. Моннан тыш әле ул өйгә агуланган ризыклар да алып кайткан. Ир кулга алынган. Үтерергә җыенуда гаепләнүчегә тиздән хөкем карары чыгарылачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез