Бер ир өстенә 9 метрлы сын җимерелеп һәлак булган

Тагын өч кешегә зыян килгән.

Таиландта 9 метрлы Будда сыны җимерелү сәбәпле бер монах һәлак булган, өчесенә бик нык зыян килгән. Бу хакта “ТАСС” хәбәр итә.

Фаҗига илнең төньяк-көнчыгышында урнашкан Амнатчарен провинциясендә Кэнгкангсунг монастырендә килеп чыккан. Биредә монахлар Будда сынын ясап, аны цемент кысага утырткан. Кысасын алганда, фаҗига килеп чыккан. Сын, җимерелеп, кешеләр өстенә ауган.

Монастырь башлыгы Вирачет Чинвангсо әйтүенчә, кысаны ясаганнан соң бер тәүлектән кимрәк вакыт узуга ук аны алырга булганнар. Ул скульпторга сынның әле катып җитмәскә мөмкин булуын әйткән. Ләкин хезмәт авторы, элекке тәҗрибәсенә таянып, үзенчә эшләгән. Кысаны алганнан соң монахлар, сынны уеп эшли башлаганнар. Шулчак көчле җил чыгып, монахлар басып эшләгән басмаларны сынга аударган. Шул сәбәпле сын җимерелеп төшкән.
Хокук саклау органнары фаҗиганең сәбәпләрен ачыклау өчен тикшерү башлап җибәргән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре