Бу хакта «Татар-информ»га Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынин хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, гамәлдәге законнар нигезендә картлык буенча иминият пенсиясе бер үк вакытта өч шарт үтәлгәндә билгеләнә: гомумбилгеләнгән пенсия яшенә җитү, кимендә 30 индивидуаль пенсия коэффициенты булу һәм 15 ел иминият стажы.
«Күп балалы гаиләләргә ярдәм дәрәҗәсен арттыру кысаларында, булган чараларга өстәп, балалар карау чорының иминият стажына кертүгә чикләүләр алынды (элек алты елдан да артык булмаган), шулай ук индивидуаль пенсия коэффициенты исәпләүгә чикләүләр юк», – дип сөйләде Балынин.
Шул рәвешле, әгәр хатын–кыз 1,5 ел дәвамында 10 тапкыр бала карау буенча ялда булган икән, аның иминият стажы еллары саны минималь рәвештә формалаштырылачак, ә индивидуаль пенсия коэффициенты җыелган саны хәтта таләп ителгәннән дә (минималь – 30) күбрәк – 72,9 булачак.
«Шул ук вакытта биш һәм аннан күбрәк бала тапкан һәм аларны 8 яшькә җиткәнче тәрбияләгән хатын–кызларга 50 яшькә кадәр картлык буенча иминият пенсиясе билгеләү мөмкинлеге саклана: моның өчен кимендә 30 индивидуаль пенсия коэффициенты, 15 ел иминият стажы булырга тиеш», - дип өстәде Балынин.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез