Газетага язылу

Бер көн эчендә Татарстанда яшәүчеләр бер миллион агач утырттылар

Бу шимбәдә, 14 октябрьдә, Татарстан “Урманны саклыйк” Бөтенроссия акциясенә кушылды. Бер көн эчендә республика халкы бер миллионга якын агач утыртты. Болар - чыршы, нарат, карагай, юкә, миләш, имән һәм каен чыршылары.

“Акция 170 мәйданда узды. Ул Татарстанда бишенче тапкыр уздырыла», - дип хәбәр итте республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Равил Кузюров.

Әйтик, узган ел аның кысаларында 20 мең татарстанлы 595 гектар мәйданда ике миллион тирәсе агач утырткан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре