«Бер көндә – өч мәет: фаҗига бездә булгач, бигрәк тә авыр»

Мамадышта яшәүче Раушания Рәфыйкова әле дә ирсез калганына ышанмый. Күп еллар бергә яшәгән тормыш иптәшенең кырыгын уздыра ул бу көннәрдә. Сентябрь аенда көтмәгәндә килеп чыккан фаҗигадә өч кешенең гомере өзелде. Канализация чокырындагы газ белән агуланып һәлак булды алар. 

Фаҗига Раушанияләрнең йортында килеп чыга.

– Ирем Илдар вахта ысулы белән эшләп йөри иде. 1 сентябрь көнне өйгә кайтты. Ул кайтканчы ук, канализациябез эшләми иде инде. 2 се көнне күршебез белән бергә идән астына төшеп карадылар. Баксаң, бөтен су шунда җыелып яткан. Мин дә булышкалап йөрдем әле аларга. Өчәүләп чистартып карадык, – дип искә ала 55 яшьлек Раушания. – Күпме генә тырышсалар да, булдырып булмады. Кышка кадәр ясап куярга кирәк, диештеләр. Белгечләр чакыртырга булдык. Иртәдән мин эшкә киттем, ирем өйдә калды. Ә аннары тагын шул канализацияне чистартырга тотынганнар. «Белгечләрне көтеп тормыйбыз», – дип шалтыратты. Соңгы тапкыр сөйләшүебез булган икән.

Күрәчәк, дими ни диярсең! Илдар, ярдәм сорап, сеңлесенең ире Илмир янына китә. Чаллыга барырга җыенып йөргән чагы була аның. Әмма каршы килми. Бергәләп эшкә тотыналар.

– Кешене әҗәл йөртә инде. Әгәр Чаллыга китеп барган булса, исән дә калыр иде. Тик язмышлардан узып булмый инде. Әле бит алар янына күршебез Рөстәм дә кергән, – дип искә ала Раушания. – Илмир үзе белән 6 яшьлек улы Дамирны да ияртеп алып килә. Ирләр тышта эшләгәндә, ул бала өйдә әтисенең телефонында уйнап утыра. Урамга чыкса, берсе дә юк! Тирән чокыр янына килеп, аларның аста икәнен чамалап ала. Әле ярый, үзе төшеп китмәгән. Кечкенә генә булса да, сабыем югалып калмаган. Әтиләренә эндәшеп карагач, кешеләрне ярдәмгә чакыра башлый. Безнең өй юл кырыеннан ерак түгел. Шунда чыгып, машина туктаткан. Керәләр, күрәләр, коткаручылар чакыралар. Әмма соң була инде.

Раушания әлеге хәлләр турында еламыйча сөйли дә алмый. «Фаҗига бездә булгач, бигрәк тә авыр», – ди ул.

–  Илмирга 20 көннән 41 яшь туласы иде. Аның өч баласы ятим калды. Ирем белән ике бала үстердек. Ялгызым гына калгач, Казанда укучы улым яныма кайтты. Рөстәм күршебез дә күп авырлык кичергән кеше иде. Аларның уллары СВОда һәлак булды. Хәсрәт өстенә хәсрәт, –  ди Раушания. – Өчесен бер көнне җирләдек. Бик авыр хәлдә мин. Иремне уйлап та өзгәләнәм, Илмир белән Рөстәм гаиләләре өчен дә борчуда. Үлемнең әнә шулай киләсен кем белгән инде аның? Ирем дә яшим дип яшәде бит. Әле суны ясап бетергәч, кичкә ауга барасы иде. Өчесе бергә китеп барыр, дип, кем уйлаган. Язмышлардан узып булмый шул...

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре