Бер көтү урам эте 38яшьлек ир-атны талап үтергән

38 яшьлек ир-ат “Ашыгыч ярдәм” машинасында җан биргән.

Хабаровск шәһәрендә бер көтү урам эте сукбай иргә ташланган, дип яза “РИА Новости”. Шуннан соң ир-ат җан тәслим кылган.

Төбәк прокуратурасы мәгълүматларына караганда, 16 гыйнварда иртән (җирле вакыт буенча) Хабаровск шәһәренең Айвазовский урамында урам этләре ир-атка һөҗүм иткән. 38 яшьлек сукбай “Ашыгыч ярдәм” машинасында җан биргән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре