“Бер миллионнан артык булырга тиеш ”: Россиядә ата капиталы кертергә тәкъдим иткәннәр

Иҗимагый палата күләме 1 миллион сумнан артык булган ата капиталы кертергә тәкъдим иткән.

Өч һәм аннан күбрәк бала үстерүче гаиләләр өчен ата капиталы каралырга тиеш. Россия Иҗтимагый палатасының Демография, гаиләне, балаларны һәм традицион гаилә кыйммәтләрен саклау комиссиясе рәисе Сергей Рыбальченко “ТАСС” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

“Без бер никахта өч һәм аннан күбрәк бала туган очрак өчен ата капиталы кертергә тәкъдим итәбез”, – дигән ул. Аның әйтүенчә, ир-атларга ярдәм итү чарасы булачак бу. Күпбалалы гаиләләрнең яртысында диярлек (40%) ана кешенең эшләмәве сәбәпле, бөтен авырлык ир-ат җилкәсенә төшә.

Рыбальченко фикеренчә, ата капиталы федераль дәрәҗәдә бирелергә, күләме 1 миллион сумнан артыграк тәшкил итәргә тиеш. Аны ана капиталы өчен каралган гаилә ихтыяҗларына тотарга рөхсәт итү дөрес булачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре