Бүген иртән Амур өлкәсенең Благовещенск шәһәрендә төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык көллиятендә атыш булган. Бу хакта "Лайф"ка хокук саклау органнарындагы чыганагы хәбәр иткән.
Бу вакыйга нәтиҗәсендә ике кеше яраланган. Һөҗүмче-студент үз-үзен үтергән.
Көллият бинасы каплап алынган, урында хокук саклау органнары хезмәткәрләре эшли.
Башлангыч мәгълүматларга караганда егет төркемдәшләреннән шул рәвешле үч алган - аны мыскыл итеп көлә торган булганнар.

- Төркемдә аннан көләләр иде... Ул урамда ук ата башлады, — дип хәбәр иткән РИА "Новости"га бер студент.
Аграр көллияттә ату тавышлары ишеткәннән соң, барлык студентларны эвакуацияләгәннәр.
ФОТО: life.ru
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез