Газетага язылу

Бер туташ муенына укол кадатканнан соң сукырайган

Башкортстанда бер туташ муенына укол кадатканнан соң дөм сукыр калган.

Республика Тикшерү комитеты Уфада сыйфатсыз медицина хезмәте күрсәтү турында җинаять эшен караячак, дип яза “KazanFirst”.

Ведомствода сөйләп үтелгәнчә, Уфада булган бу хәлне федераль телеканал аша күрсәткәннәр. Туташ неврологка ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Табиб аның муенына берничә тапкыр укол кадаган. Шуннан соң туташның ике күзе дә сукырайган. 

Мәскәү хирурглары дә аның күзләрен ача алмаган. Полиция әлеге очрак буенча җинаять эше кузгаткан. Федераль каналда бу хакта тапшыру күрсәтелгәннән әлеге хәлне Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин контрольгә алган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре