Бер хатын-кыз 12,5 миллион сумлык өч сәгатьне үз эченә яшереп илгә алып кермәкче булган

Таможня хезмәткәрләре Мәскәүнең Домодедово аэропортында Вьетнамнан килгән 52 яшьлек хатын-кызны тоткарлаган. Ул Швейцариядә җитештерелгән кыйммәтле сәгатьләрне, таможня пошлинасын түләмәс өчен, үз эченә яшереп Россиягә алып кермәкче булган.

Вьетнамлы хатын-кыз Дубайдан Мәскәүгә кайткан. “Яшел коридор”ны узганда, металл детекторы сигналы аны туктаткан. Тикшергәндә, анда кыйммәтле 3 сәгать тапканнар. Яшергән элита сәгатьләренең гомуми бәясе 12,5 миллион сум тәшкил иткән.

Таможня хезмәткәрләре әйтүенчә, бу хатын-кыз шул рәвешле 3,6 миллион сумлык таможня түләвеннән качмакчы булган. Стратегик мөһим товарлар контрабандасы һәм таможня түләвеннән качу турында җинаять эшләре кузгатылган. Аңа 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү һәм 1 миллион сумга кадәр штраф яный.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре