Социаль челтәрләрдә видео пәйда булган.
Пермдә бер хатын-кызның урамда кечкенә малайны бәйдә йөрткәнен, ара-тирә балага сугып та алганын күргәннәр. Социаль челтәрләрдә кадрлар пәйда булган, дип яза “KazanFirst”.
Бу хәлгә хокук саклау органнары игътибар иткән. Россия Тикшерү комитетының Пермь крае буенча тикшерү органнары “Ата-ана бурычларын тиешенчә үтәмәү” статьясы буенча җинаять эше кузгаткан. Россия Тикшерү комитеты Рәисе Александр Бастрыкин әлеге кыргый очракны тикшерүнең барышы турында җиткерүне таләп иткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез