“Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге башлангыч тавыш бирүне уздыру буенча кандидатлар исемлеген раслаган. Башлангыч тавыш бирүдә катнашу өчен барлыгы 130 гариза кергән, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашкан 8 кеше гариза тапшырган.
Исемлек буенча – 72 кандидат, бер мандатлы округлар буенча – 58 кеше тәкъдим ителгән. Тулаем илдә Дәүләт Думасына сайлаулар буенча “Бердәм Россия”нең башлангыч тавыш бирүендә 4,4 мең кандидат катнаша. Конкурс бер урынга уртача 11 кеше тәшкил итә. Гаризалар тапшыру кампаниясенең төп нәтиҗәсе – махсус хәрби операциядә катнашучыларның аңа карата зур кызыксыну күрсәтүе. Махсус операция хәрбиләреннән 535 гариза керде, дип хәбәр иткән Генсовет секретаре Владимир Якушев. Гаризаларның нибары 20 проценты гамәлдәге депутатлардан кергән. Агитация кампаниясе 24 майга кадәр дәвам итәчәк, материаллар белән башлангыч тавыш бирү сайтында танышырга мөмкин. Башлангыч тавыш бирү өчен сайлаучыларны теркәү 29 майга кадәр дәвам итә. Ул 15 апрельдән башланган.
Моның өчен PG.ER.RU сайтында теркәлергә мөмкин. Электрон тавыш бирү 25 майдан 31 майга кадәр узачак. Татарстанда яшәүчеләрнең һәркайсы, үзләренә ышаныч тудырган кандидатны сайлап, электрон тавыш бирүдә катнаша ала. Тавыш бирү рейтингка корылган. Сайлаучы бер генә кандидатны да, берничәне дә сайлый ала. Бүген республикада 147 меңнән артыграк сайлаучы теркәлгән.
“Бердәм Россия” – илдә даими нигездә барлык дәрәҗәләрдәге депутатлыкка кандидатларны алдан бөтен халыкның тавыш бирү юлы белән сайлап алучы һәм сайлаучыларның үзләренә кандидатлар исемлеген булдыру хокукын бирүче бердәнбер сәяси партия. Башлангыч тавыш бирүдә катнашу, 2009 елдан башлап, партиядән барлык кандидатлар өчен мәҗбүри булып тора. Партиянең башлангыч тавыш бирүендә төбәк территориясендә теркәлгән барлык сайлаучылар катнаша ала.
Ул Дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон рәвештә уздырыла. “Бердәм Россия” башлангыч тавыш бирү барышында инде берничә ел рәттән махсус операция хәрбиләренә теләктәшлек итеп килә. СВО катнашучылар һәм ветераннар арасыннан кандидатлар өчен башлангыч тавыш бирү нәтиҗәләренә 25% өстәлә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез