Луганск халык республикасына 150 тонна ярдәм – дарулар, яшелчә, җиләк-җимеш, кием-салым, техника китергәннәр. Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләр өчен “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге ярдәмендә тупланган гуманитар йөк барып җиткән.
Шулай итеп, Татарстан карамагындагы ике шәһәр барлыгы 150 тонна чамасы ярдәмне кабул итеп алган. Йөкне әлеге шәһәрләрдә яшәүчеләрнең ихтыяҗына карап җыйганнар. Партиянең төбәк бүлегенә һәр ай саен яңа төбәкләр буенча Татарстан вице-премьеры Фәнил Әһлиуллиннан кирәкле товарлар исемлеге алына.
Яңа төбәкләр шәһәрләрендә юбилей – 30 нчы гуманитар ярдәм колоннасын Дәүләт Советының Бюджет, салым һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев, “Бердәм Россия”нең Теләчедәге җирле бүлеге секретаре, район хакимияте башлыгы Айрат Фәтхуллин, “Бердәм Россия”нең Алексеевск районы җирле бүлеге секретаре, район хакимияте башлыгы Сергей Демидов, партиянең Балтач районы җирле бүлеге секретаре, район хакимияте башлыгы Рамил Нотфуллин, партиянең Чистай җирле бүлеге секретаре, район хакимияте башлыгы Дмитрий Иванов, “Россия Почтасы” акционер җәмгыяте филиалы – “Татарстан Почтасы” директоры Илнур Мәхмүтов, партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин озатып барган.
Җәмгысе тугыз йөк машинасы ике шәһәр халкы өчен азык-төлек һәм беренче чиратта кирәкле әйберләр китергән.
Теләчедә яшәүчеләр яңа төбәкләрне торгызуга кирпеч һәм такталар җибәргән. Гуманитар конвойның төзелеш материаллары һәм азык-төлек төялгән машинасын Теләче районы хакимияте башлыгы Айрат Фәтхуллин озата барган. Төзелеш материаллары һәм азык-төлек җыюда җирле эшмәкәрләр Хәмит Хәкимов һәм Ленар Манихов, шулай ук “Кызыл Йолдыз” урманчылыгы җитәкчелеге ярдәм иткән.
Сарман районыннан, гадәттәгечә, Лисичанск госпитальләре һәм хастаханәләре өчен чиста су белән фура озатылган, Алексеевск районы самбо белән шөгыльләнүчеләр өчен кием-салым материаллары, төзелеш материаллары әзерләп җибәргән. Балтачлылар Лисичанскида яшәүчеләргә 20 тонна яшелчә, Чаллы катыргы-кәгазь комбинаты – ике шәһәргә туалет кәгазе тутырылган фура, Теләче халкы – Рубежное өчен 10 тонна кирпеч һәм төзелеш материаллары юллаган. Түбәнкамалылар торак йортлар һәм предприятиеләр биналарын торгызу өчен 20 тонна төзелеш коралы, материал һәм кирәк-ярак, җиһазлар, генератор, хуҗалык кирәк-ярагы, мебель төяп җибәргән. Шулай ук озак сакланылышлы азык-төлек, яшелчә, ярма, зурлар өчен памперслар китерелгән.
Буа районы – 8,5 тонна бәрәңге, Мамадыш районы – 3 тонна су, 3 тонна яшелчә һәм 2 тонна азык-төлек җыйган. Чистайлылар яңа төбәктә яшәүчеләр өчен хуҗалык кирәк-ярагы, төзелеш кораллары һәм материаллары, автомобильләр ремонтлау өчен запчастьләр, 2 тонна бәрәңге төяп озаткан. Лениногорск районы – 2 тонна су, Аксубай – 2 тонна азык-төлек һәм көнкүреш химиясе, партиянең Казандагы җирле бүлеге һәм Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон китапханәләр, балалар бакчалары өчен балалар китапларын туплап озаткан.
Дәүләт Советының Бюджет, салым һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев исә Лисичанск шәһәре автотранспорт предприятиеләре өчен трослар, автобуслар өчен зарядка-эшләтеп җибәрү җайланмалары әзерләгән. “Татарстан Почтасы” азык-төлек, гигиена әйберләре, көнкүреш химиясе озаткан.
Исегезгә төшерәбез йөк җомга – 11 апрельдә “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге Секретаре, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә җибәрелде. Әлеге сәфәр Җиңүнең 80 еллыгына багышлана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез