Бердәм сайлау көне уңаеннан узачак концертта «Яңа дулкын» катнашучылары да җырлаячак

14 сентябрь көнендә Татарстан Республикасында булачак Бердәм сайлаулар көнендә «Казан» гаилә үзәге янындагы бәйрәм фестивале сәхнәсендә «Яңа дулкын» Халыкара фестивалендә катнашкан җырчыларның да чыгышын тыңлап булачак. Концерт 15.00 сәгатьтә башланачак. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Казан шәһәре мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов белдерде.

«Казан» гаилә үзәге янындагы сәхнәдә бөтенебезгә таныш көй-моңнарны джаз стилендә шәһәрнең «Just Brass» джаз оркестры тәкъдим итәчәк. Аннары тамашачылар бик яратып тыңлаган Гүзәл Уразова, Фирдүс Тямаев соло программаларын диярлек тәкъдим итәчәк. Салават Фәтхетдинов исә бөтенебез дә яраткан хитларын җырлаячак. Без аның белән бу темага сөйләштек, ул «Мин яратам сине, Татарстан» җырын да башкарачак. Ул бөтен республика халкын берләштерә торган халык гимны булып яңгыраячак. Шулай ук бу көнне Казанда үткән «Яңа дулкын»ның берничә катнашучысы чыгыш ясаячак», – дип сөйләде Азат Абзалов.

«Яңа дулкын»да катнашкан җырчы Елена Фрейман, аннары «Оберег» һәм «Иволга» төркемнәре җырлаячагы билгеле. Россия эстрадасы йолдызларыннан җырчы Алсу, Клава Кока һәм «Дискотека Авария» төркеме концерт тамашасы хедлайнерлары булачак. Шулай ук «Россия-1» телеканалында барган «Ну-ка, все вместе!» музыкаль шоуында җиңү яулаган Дмитрий Железнов хоры композициясе яңгыраячак.

«Концерт барышында махсус хәрби операция катнашучыларыннан торган «Добробат», хәрбиләр янына гуманитар ярдәм илтеп йөрүче «Хорошее настроение» ансамбльләре чыгыш ясаячак», – дип ассызыклады спикер.

Бердәм сайлаулар көнендә Сибгат Хәким урамы ягында 14 сентябрьгә каршы төннән үк автомобилистлар өчен чикләүләр кертеләчәге дә билгеле. Чикләүләр концерт тамашасы сәбәпле булачак һәм 15 сентябрь төнендә үк гамәлдән чыгарылачак.

  • Татарстанда Бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, ТР Рәисен, 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлаулар һәм 18 нче Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узачак. Республика Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов(«Бердәм Россия»), Руслан Йосыпов(ЛДПР), Виталий Смирнов(Россия пенсионерларының «Социаль гаделлек өчен» партиясе) һәм Хафиз Миргалимовны(КПРФ) сайлауларда кандидат итеп теркәде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Голосование Миңнеханов рәис милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" Раис сайлау2025 выборы2025 выборы единый день Рөстәм Миңнеханов сайлау

Көн хәбәре