Булыша алмаячаклар. Яшьләрнең нибары 18 проценты гына беренче ярдәм күрсәтә белә. Россиянең «Кызыл хач» җәмгыяте белгечләре шулай дип ышандыра. Сораштыруда катнашучыларның 86 проценты беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнәсе килүен белдергән. Ә сез беренче ярдәм күрсәтә беләсезме?
Алинә Мөхәммәтдинова, Питрәч районының Татар Тау Иле авылы фельдшеры:
– Беренче ярдәм күрсәтеп, берничә тапкыр кеше гомерен саклап калырга туры килде миңа. Ул көннәрне искә төшерсәм, әле дә каз тәннәре йөгерә. Авылыбызда бер ир-ат егылган, дип хәбәр иттеләр. Тиз арада килеп җиттем. Карасам, аңарда эпилепсия өянәге башланган. Ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче, тиз генә беренче ярдәм күрсәтергә туры килде. Икенчесендә егылып аңын югалткан әби янына чакырдылар. Ул комага ук киткән булып чыкты. Анда да, үз-үземне кулга алып, тиз арада чарасын күрергә туры килде.
Дилбәр Фәиз, «Болгар» радиосы алып баручысы:
– Беренче ярдәмне һәркем күрсәтә белергә тиеш. Аңа өйрәтү өчен мәктәпләрдә, вузларда аерым дәрес кертсәләр дә артык булмас иде. Аны үзлегеңнән генә өйрәнеп бетереп булмый. Зурдан кубып, беренче ярдәм күрсәткәнем бар дип әйтә алмыйм. Әмма бер тапкыр әни мунчада ис тидереп чыгып, ишегалдында аңсыз егылгач, ясалма сулыш алдырып, аңына китергән идем.
Ирина Ильдутова, «Ашыгыч медицина ярдәме» станциясе табибы:
– Кешегә ярдәм итү – көндәлек эшебез. Беренче ярдәмне төнлә уятып сорасалар да күрсәтә белергә тиеш без. Соңгы арада күбрәк кан китү, төрле җәрәхәтләр белән эш итәргә туры килә. Аллергия, бөҗәкләр тешләү аркасында хәле авырайган кешегә дә беренче ярдәмне еш күрсәтергә туры килә.
Илсаф, Татарстанның халык артисты:
– Беренче ярдәм күрсәтү мәктәптә үк өйрәтелергә тиеш. Сораштырудан аңлашылганча, яшьләрнең 18 проценты беренче ярдәм күрсәтә белми. Миңа калса, аның нәрсә икәнен белүчеләре биш процентка да тулмый. Без укыганда, башлангыч хәрби әзерлек дигән дәрес бар иде. Без шунда өйрәнеп калдык. Дөрес итеп ясалма сулыш алдыру, яраны бәйләү кебек гади генә әйберләр көндәлек тормышта бик кирәк. Бәхеткә, үземә әле бер тапкыр да бу күнекмәләрне кулланырга туры кигәне юк.
Миләүшә Сәлахиева, Яшел Үзән районының Бакырчы авылы клубы мөдире:
– Уйга салдыгыз әле. Кызганыч, беренче ярдәм күрсәтә белмим шул. Каушый торган гадәтем дә бар. Ә менә тормыш иптәшем моны бик яхшы белә. Беркайчан да югалып калмый. Чынлыкта беренче ярдәм күрсәтә белү көндәлек тормышта бик кирәк. Менә җәйге ялга оныкларны кайтарып куялар. Нәрсә генә булмас, Аллам сакласын!
Мөдәррис хәзрәт Гыймранов, Лаеш районындагы «Ихлас» мәчете имамы:
– Кеше беренче ярдәм күрсәтә белергә тиеш. Дөньяви күзлектән дә, динебез ягыннан да кирәкле гамәл бу. Ярдәмләшү, ярдәм кулын сузу – хуп гамәлләр. Адәм баласы тәрбиягә мохтаҗ. Аңа юл күрсәтүче, өйрәтүче кирәк. Шуңа күрә бу күнекмәләр мәктәп чорында ук өйрәтелергә тиеш. Мин үзем беренче ярдәм күрсәтә беләм. Мәктәптә укыганда ОБЖ дәресендә өйрәндек. Аннан соң Түбән Новгородта тимер юлчылар мәктәбендә укыганда, бу белемнәрне тагын да камилләштерергә туры килде. Әмма көндәлек тормышта алай җитди беренче ярдәм күрсәтергә туры килгән очраклар булмады.
Гөлназ Гәрәева, Мамадыш районыың Көек Ерыкса авылында яшәүче укытучы:
– Беренче ярдәмгә күпме генә өйрәтсәң-өйрәнсәң дә, соңгы арада арабызда бөтенләй ярдәм күрсәтергә теләмәүче битараф кешеләр күбәя. Менә шунысы куркыта. Без укыганда, медицина нигезләренә өйрәттеләр, хәрби билет, «Медицинская сестра ГО» дигән документ биреп чыгардылар. Мин үземне күпмедер дәрәҗәдә ярдәм күрсәтә беләм дип уйлыйм. Шин кую, жгут салу тәртипләрен беләм, яра бәйли, эшкәртә алам. Хәтта укол да сала беләм. Бары бераз йомшаклыгым сәбәпле, кеше кызгану, зур яралар күргәч, каушап калу ихтималы бардыр, дип куркам. Болай бик авыр хәлдә калган очракта беренче ярдәм күрсәткәнем бар дип әйтә алмыйм. Хәлсезләнеп агарып киткән яки егылу чигенә җиткән кешеләргә ярдәм иткәләгәнем бар.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез