Кабул итү турында боерык чыккач, студентларга «Дәүләт хезмәтләре» (Госуслуги) порталы аша уку йортының MAКСтагы рәсми чатларына кушылырга чакыру белән хәбәрнамә җибәреләчәк.
Министрлыкта билгеләп үткәнчә, әлеге интеграция укуның беренче көннәреннән үк студентлар белән үзара хезмәттәшлекне җайга салырга мөмкинлек бирәчәк. Россия Фән һәм югары белем министры урынбасары Андрей Омельчук сүзләренчә, цифрлы кораллар кабул итү кампаниясен ачык һәм уңайлы итә.
«Кабул итү кампаниясе – меңләгән абитуриент өчен иң мөһим этап, һәм без цифрлы коралларның аны ничек ачык һәм уңайлы иткәнен күрәбез. MAX белән интеграция югары уку йортларына студентлар белән беренче көннән үк өзлексез элемтә урнаштырырга мөмкинлек бирә: рәсми уку чатларыннан алып расписание алуга кадәр. Мондый карарлар мәгариф мохитендә яңа үзара хезмәттәшлек мәдәниятен формалаштыра, дип ышанам. Йөзләгән югары уку йорты актуаль мәгариф бурычларын хәл итү һәм студентлар белән нәтиҗәле аралашу өчен әлеге платформаны инде актив куллана», – дип билгеләп үтте ул.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез