«Кушымтаны йөкләргә, аккаунтка керергә, язышырга, каналларны укырга, шалтыратулар ясарга һәм үз каналыңны алып барырга мөмкин», – диде белгеч.
Зыков сүзләренчә, экстремистлар һәм террорчылар исемлегеннән кешегә караган яки аның белән бәйле сервисны куллану үзе үк кулланучыны экстремистик яки террорчылык эшчәнлегендә катнашучыга әверелми.
Димәк, it-эксперт билгеләп үткәнчә, телеграмнан баш тартырга, каналлардан чыгарга яки инде түләнгән Premium нан баш тартырга кирәкми. Әмма законсыз контент, чакырулар, акча җыю һәм тыелган басмалар өчен гадәти җаваплылык саклана, дип искәртте ул.
«Телеграмны тыелган оешма дип тану турында аерым карар хәзер бастырылмаган», – дип йомгаклады Владимир Зыков.
* Россиядә террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә кертелгән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез