Газетага язылу

Бергә тартсаң, йөк җиңел: республикада кече һәм урта бизнес ничек яши?

Татарстанда 188 меңгә якын кече һәм урта эшкуарлык субъекты бар. Аларның саны елдан-ел үсә. Шунысы да куанычлы: эшкуарлар арасында бизнеска төрлечә киртә куючылардан зарланучылар саны кими. Димәк, эш шартлары яхшыра. Республикада кече һәм урта бизнес ничек яши?

Бергә тартсаң, йөк җиңел: республикада кече һәм урта бизнес ничек яши?
«Татар-информ»

Татарстан Рәисе каршындагы эшкуарлар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Абдулганиев Дәүләт Советы комитеты утырышында узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясады. Аның әйтүенчә, республикада 188 меңгә якын кече һәм урта эшкуарлык субъекты бар. Узган ел белән чагыштырганда, аларның саны 4 процентка диярлек арткан. Шунысы да мөһим: төп үсеш шәхси эшкуарлар хисабына күзәтелә. Татарстанда тулай төбәк продуктының 24,3 проценты кече һәм урта эшкуарлыкка туры килә. Тармакта республика икътисадында мәшгуль булучыларның 45 проценты эшли. Үзмәшгульләр саны 447 меңлек чиккә якынлашкан.

– Соңгы еллардагы киеренкелеккә карамастан, Татарстан бизнесы үсешен дәвам иттерә. Бигрәк тә урта предприятиеләр саны артуы (+15,3 процент) игътибарга лаек. Бу вазгыять кече бизнесның, тагын да зуррак категорияләргә күчеп, уңышлы үсеше турында сөйли, – диде Фәрит Абдулганиев Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык буенча комитет утырышында.

Эшкуарлар хокукларын яклау өлкәсендә узган елның төп нәтиҗәсе буларак бизнес тарафыннан контроль-күзәтчелек органнары эшенә карата шикаятьләр саны кимүне атадылар. 2025 елда вәкаләтле вәкилгә моңа бәйле бер генә шикаять тә килмәгән. Чагыштыру өчен: 2020 елда аларның саны барлык мөрәҗәгатьләрнең 42 процентын тәшкил иткән булган.

Соңгы алты елда Татарстан бизнес-омбудсменга эшкуарлардан 29 меңнән артык мөрәҗәгать килгән. Бу – төбәкләр арасында иң зур күрсәткечләрнең берсе. Мәскәүдә генә республикабызны узып киткән. Былтыр Татарстанда вәкаләтле вәкилгә эшкуарлардан 1265 мөрәҗәгать килгән. 2024 ел белән чагыштырганда, бу 23 процентка азрак. Утырышта искәртүләренчә, сан, иң беренче чиратта, хакимият органнары эшеннән зарланып язучылар хисабына (28 процентка азрак) кимегән.

– Әлеге сан республикада бизнеска ярдәм һәм аларның хокукларын яклау системасының тагын да нәтиҗәлерәк эшләве, проблемаларның күбесе урында гына хәл ителү турында сөйли. Без кризис шартларында «ашыгыч ярдәм» булудан башлап эшлекле даирәне системалы рәвештә оештыруга кадәр юл уздык. Проблемаларга гына игътибар итеп калмыйча, яңа үзгәрешләрне анализлыйбыз, законнар әзерлибез, аралашуны оештырабыз һәм гадел бизнеска үсәргә ярдәм итә торган яңа кагыйдәләр булдырабыз, – диде Фәрит Абдулганиев.

2025 елда теркәлгән мөрәҗәгатьләрнең бүленеше

– Товарларны маркировкалау (22%)

– Законнарны аңлату (22%)

– Хакимият органнары эшенә бәйле шикаятьләр (18%)

– Дәүләттән ярдәм чаралары (9%)

– Интеллектуаль милек (8%)

Утырышта Фәрит Абдулганиев СВОда катнашучыларга ярдәм турында да сөйләде. «Безнең бурыч – махсус хәрби операциядән әйләнеп кайтучыларга республиканың икътисадый тормышына кереп китүне тәэмин итү», – диде вәкаләтле вәкил. Әлеге эш кысасында «Ватанны саклаучылар («Защитники Отечества») дәүләт фондының республикадагы бүлеге белән хезмәттәшлек турында килешү төзелгән.

Узган ел башкарган эшкә быелгысы да үрелеп бара. Утырыштан соң Фәрит Абдулганиев Казанда күптән түгел ачылган «Гадел билге» («Честный знак») маркировкалауга ярдәм үзәгенә барды. Анда ул эшкуарлар белән очрашты. «Депутатларга хәбәр иткәнемчә, товарларны маркировкалау эшенең өченче дулкыны башлану сәбәпле, әлеге мәсьәлә эшкуарлардан килеп ирешкән барлык мөрәҗәгатьләр арасында беренче урынга чыкты. Бу ваклап сатуга бәйле кече бизнесның авырткан җире иде, – диде бизнес-омбудсмен. – Татарстан Рәисе ярдәме белән маркировкалау вакытын федераль дәрәҗәдә 2026 елның 1 мартына кадәр озайтуга ирешеп булды. Бизнеска әзерлек эшләренә өстәмә алты ай вакыт бирелде. Кичектерелгән вакыт тәмамланды. Моннан ары җиңел сәнәгать товарларын маркировкалауга бәйле теләсә нинди хата – товарны блокка җибәрүдән алып зур штрафларга кадәр – эшкуарларга «авырттырып сугарга» мөмкин. Без бизнес даирәсендә теләсә нинди мәсьәләне тиз арада һәм бушлай хәл итә ала торган «ярдәм тәрәзәсе» барлыгын аңларга тиеш. Бу очрашулар әнә шуның өчен дә кирәк».

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре