Берне биреп, дүртне алу: үзара салым буенча җыеннар башланды

Татарстанда үзара салым буенча җыеннар уза. Мәгълүм булганча, мондый җыеннар вакытында халык үзара салым җыю турында фикер алыша, эшлисе эшләрне барлый. Җыелган акчаның күпчелеге, гадәттә, юл эшләре өчен тотыла. Шулай ук җирлек территориясен, зиратларны карап тотуга, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм башка мәсьәләләрне хәл итәргә зур ярдәм дип кабул итә моны халык.

Берне биреп, дүртне алу: үзара салым буенча җыеннар башланды
Илдар Мөхәммәтҗанов

Билгеле булганча, республикада үзара салым программасы 2012 елдан бирле эшли. Татарстан муниципаль берәмлекләр советы ассоциациясенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, шушы вакыт эчендә халык үз авылларын карап тотуга 3 млрд сум акча керткән, аңа каршы бюджеттан 11 млрд сумнан күбрәк акча әйләнеп кайткан. Узган ел республиканың 871 җирлегендә 2600 җыен уздырганнар. Бүген авылларда бер кешедән 100 сумнан алып 2000 сумга кадәр акча җыела.

 

Зур Кукмара авыл җирлеге башлыгы Ришат Хәнәфиев әйтүенчә, җыен – халык белән очрашып аралашу өчен бик яхшы мөмкинлек.  

 

– Акчаны Яңа елдан соң җыя башлыйбыз да апрельгә кадәр төгәллибез. Соңгы ике елда билгеле бер сумма өчен генә акча күчерә башлагач, халыктан әллә ни зур суммаларда акча да җыеп булмый. Без 500 әр сумнан җыярбыз, дип килештек. 2000 тирәсе кеше тапшырса, 1 млн сум чыга. 5 млн булып үзебезгә кайта, – ди ул. – Иң төп мәсьәлә – юл инде бездә. Бер авылда балалар бакчасы сорыйлар иде. Анысын киләсе елда программага кертә алдык. Акчаны су башняларын карауга, яңартуга, төзекләндерүгә, гидрантлар куярга тотабыз. Юлларны кардан чистарту өчен дә яхшы. Боларның барысын да җыелышып, бергәләп хәл итәбез. Андый очрашуларны яратам мин. Халык белән кинәнеп, рәхәтләнеп, уртага салып бер сөйләшү бит ул. Үзара салым программасы бик әйбәт. Ул булмаса, вак-төяк эшләрне ничек башкарыр идек.

 

Арча районының Яңа Кенәр авыл җирлегенә ун авыл керә. Күпчелегендә җыеннар узган инде. Аларда 4 меңнән артык кеше яши.

 

– Яңа Кенәрдә киләсе атнада булачак. Без инде моңа кадәр дә кешеләр белән очрашып, сөйләшкәләп торабыз. Бәяләрне дә төрле авылда төрлечә куябыз. Уртача алганда 600 әр сумнан җыешабыз. «Бераз күбрәк җыйыйк әле, монысын, тегесен эшләр идек», – дигән авыл халкы 1000әр сумнан да тапшыра, – ди җирлек башлыгы Әгъзам Гайфуллин. – Бу акчага беренче чиратта юлларга комлы таш түшибез. Аннан соң зират коймаларын, суны, күперне төзекләндерү, чишмәләрне карау планлаштырылган.

 

Аның сүзләренчә, акча тапшыру мәсьәләсендә кешеләрнең төрлесе бар. Кемдер авырсынып торса, икенчеләре, киресенчә, мөмкинлек булганда күбрәк эшләп калыр өчен тырыша.

 

– Узган елларда Яңа Ашыт авылы бик матур итеп эшләп алды. Ул елларда акчада чикләү юк иде, шуңа күрә 2 мең сумга кадәр җыйдылар. Быел Шура авылы халкы зиратны карау өчен тырыша. Нигездә, халык аңлый, кирәклеген белә. Бу программа бетә генә күрмәсен иде инде. Авыл өчен зур ярдәм бу. Халыкның активлыгыннан да тора, – ди Әгъзам Гайфуллин.

Нурлат районының Бикүле авыл җирлеге башлыгы Алсу Шакирова фикеренчә, узган елларда программа акчасына күбрәк эшләр башкарырга мөмкинлек булган. Хәзер билләр дә кысыбрак бәйләнгән, чыгымнар да арта тора.   

 

– Җирлеккә кергән ике авылда да җыеннар берничә этапта узды. Һәр урамда эшлисе эшләр турында сөйләштек. Әйе, программа бик әйбәт, тик кире кайтарыла торган акчаларны чикләгәч, әллә ни зур эшләр дә эшләп булмый. Әйтик, без 1000 сумнан җыешсак та, аның 400 сумына гына артып кайтарыла. Программа башланган вакытларда 1 мең сумга 4 мең кире кайта иде. Күбрәк җыйган очракта бер кешегә унар мең чыккан еллар да булды. Авылдан 1,2–1,5 млн сум җыеп тапшыра идек. Ә хәзер бирү чикләнде, төзелеш материаллары, хезмәт күрсәтү хаклары, киресенчә, һаман күтәрелә. 1 тонна вак таш 3 мең сум тора. Китереп бирсәләр, 4 мең сум була. Барлык чыгымнарны исәпләгәч, 100 метр юлга 1 млн сум акча кирәк. Моны әле ике авылга бүләсе. Менә шуны кешеләргә аңлатып та бетерәсе бар бит әле, – ди ул.       

 

Алсу Шакирова әйтүенчә, ел саен якынча 100–150 ләп кеше үзара салым программасыннан читтә кала. Кемдер теләми, кемнеңдер мөмкинлеге юк. Авыр хәлдә булган, махсус хәрби операциягә киткән егетләрнең гаиләләренә дә акча сорап мөрәҗәгать итү гадәте юк.      

 

Белеп тор!

Акча шул авылда теркәлгән 18 яшьтән өлкәнрәк һәр кешедән җыела. Әмма авыл җирлеге I һәм II төркем инвалидларга, сугыш ветераннарына, күпбалалы гаиләләргә, тыл хезмәтчәннәренә ташлама да ясый ала. Тик шунысын да белеп торырга кирәк: ташламаларга хокуклы кешеләр саны муниципаль берәмлектә яшәүчеләрнең 30 процентыннан да артмаска тиеш.

 

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре