Газетага язылу

Берни дә булмаячак дип ышандырып яллыйлар: ут төрткән өчен 20 елга утыртырга мөмкиннәр

Татарстан халкын уяу булырга өндиләр – чит ил махсус хезмәтләре вербовщиклары кабат активлашты. Теракт һәм диверсияләр башкару өчен балаларны да, олыларны да төрле юллар белән яллыйлар. Кагыйдә буларак, мессенджерларда вербовкалыйлар. Яхшы акча түләргә вәгъдә итәләр, мондый өчен җәза булмый дип ышандыралар – кеше җинаять кыла һәм бер мизгелдә тормышы җимерә, дип яза «Татар-информ».

Украина аферистлары үзләрен хокук саклау органнары хезмәткәрләре дип таныштыра, Татарстан халкының акчаларын һәм банк счетлары мәгълүматларын кулга төшерә. Сер түгел, мондый юл белән алынган акчалар Украина Кораллы көчләренә булышуга тотыла. Кагыйдә буларак, зыян күрүчеләрне шантажлыйлар – урланган акчаларын кире кайтарырга вәгъдә итәләр, авыр җинаять кылуга этәрәләр.

Ничек кенә булмасын, әмма зыян күрүчеләр Украина Кораллы көчләре мошенниклары һәм террорчылары җинаятьләрендә чын катнашучылар була. Аларның төп максаты – яшүсмерләр, чөнки нәкъ менә шушы яшьтә кешедә тәнкыйди фикерләү формалашмаган һәм олы кешеләргә караганда, аларны алдау җиңелрәк.

Узган ел ахырында Түбән Камада Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре 15 яшьлек татарстанлыга карата террористик акт кылу турында җинаять эше ачты. Ул Телеграм мессенджеры аша билгесез кешенең кушуы буенча, мобиль элемтә вышкасы станциясенә һәм электр тапшыру блогының югары вольтлы линиясенә ут төртте.

Быелның март ахырында Татарстанда яшәүче 23 яшьлек кеше Юдино тимер юл станциясендә локомотив кабинасына ут төрткән иде. Ачыкланганча, аны Проукраина партизаннар хәрәкәтендә торган җинаятьче мессенджерда вербовкалаган. Яндырган өчен аңа 600 мең сум вәгъдә иткәннәр, тик ул террорчылык акты турында җинаять маддәсеннән кала берни дә алмаган. Гамьсез һәм бәхетле яшьлек урынына хәзер ул озак еллар рәшәткә артында утырачак.

Җинаятьчеләр потенциаль корбаннары белән элемтәгә чыгу һәм аларны террористик эшчәнлеккә җәлеп итү өчен интернет һәм социаль челтәрләрне, шул исәптән Телеграм һәм ВКонтактены, шулай ук уен платформаларын актив куллана.

Террористлар тозагына үсмерләр генә эләгә дип уйларга кирәкми. Хәтта аңлы олы кешеләр дә теракт һәм диверсия кыла, алар моны акчага да, бушлай да эшли. «Татар-информ» язганча, бер җирдә дә эшләмәүче ир-ат март башында Казанда Ботаническая урамында күпкатлы йорт янында Hyundai i40 автомобиленә ут төрткән иде. Бу машинада хәрби хезмәткә чакыру бүлеген җитәкчесе йөргән була. Һәм нәкъ менә ул янган машинасын таба да инде. Эшсез ир-ат Проукраина партизан хәрәкәте биремен 300 долларга үтәргә ризалашкан. Аңа карата террорчылык акты буенча җинаять эше ачылды. Ул озак еллар колониядә утырачак.

Гадәттә вербовка акрынлап бара – башта кешедән гади биремне үтәүне сорарга мөмкиннәр: фото ясарга, нинди дә булса урынның координаталарын җибәрергә, интернетта комментарийлар калдырырга һәм башка биремнәр. Аннары биремнәр катлаулана. Һәм монда вербовщик йә корбанның хисләре белән уйный, клиентның билгеле бер идеологик бирелгәнлеген һәм аны кирәкле нәрсәне эшләргә җиңел генә ышандырырга мөмкин булуын аңлый, я аңа акча тәкъдим итәләр яки аның якыннарына янап шантажлый башлыйлар.

Мәсәлән, быелның маенда берничә балигъ булмаган казанлы, өч йөз долларга билгесез куратор күрсәтмәсе буенча, махсус операция катнашучылары өчен гуманитар ярдәм саклана торган складны яндырырга тырышып караган. Августта 19 яшьлек егет 40 мең сумга реле шкафын яндырган – аңа шулай ук мессенджерда акча эшләү тәкъдим иткәннәр.

Октябрь уртасында Лениногорскида яшәүче берничә балигъ булмаган кеше Письмянка тимер юл станциясендә реле шкафын һәм автоматиканы яндырды. Аларга диверсия һәм террорчылык акты турында җинаять эшләре кузгатканнар, ут төрткән өчен билгесез кеше яшүсмерләргә 35 мең сум вәгъдә иткән була. Сентябрьдә 17 яшьлек казанлы трансформатор подстанциясенә ут төртүдә эләкте. Вербовщик вәгъдә иткән 10 мең сум урынына ул ун елдан егерме елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителәчәк.

12 декабрьдә Чаллыда колледжда укучы 17 яшьлек ике үсмер тоткарланды, алар 40 мең сум өчен Чаллыда һәм Түбән Камада берничә элемтә вышкасын яндырган. Бу биремне аларга мессенджерда билгесез куратор биргән. Алар төркем белән башкарылган террорчылык акты буенча җавап тотачак.

18 декабрьдә Чаллы мәктәпләренең берсендә өч укучы бер кәрәзле элемтә операторының берничә кәрәзле элемтә вышкасына ут төртте. Алар да террорчылык акты буенча җаваплылыкка җәлеп ителгән. Балалар мәктәпне дә тәмамламыйча, террористларга әверелгән.

18 декабрьдә Казанда яшәүче 22 яшьлек кыз Юдино тимер юл станциясендә локомотивка ут төртте, ә тагын бер көннән соң Сарманда 16 һәм 17 яшьлек мәктәп укучылары мессенджердагы вербовщик кушуы буенча, вәгъдә ителгән 30 мең сум өчен реле шкафларын яндырды.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре искәрткәнчә, диверсия һәм террорчылык, аларны тормышка ашыру өчен укулар узу, террорчылык һәм диверсия бергәлекләрен оештыру, аларда катнашу өчен җинаять җаваплылыгы башлану яше Россиядә 14 яшькә кадәр киметелгән.

Мондый җинаятьләр кылган өчен 10 елдан 20 елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный. Балигъ булмаган бала диверсия яки террорчылык акты кыла икән, аның законлы вәкилләренә – әти-әниләренә яки опекуннарына да җинаять һәм материаль җаваплылык каралган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре