Берничә самолетның ашыгыч төстә Казанга төшеп утыру сәбәбен аңлаттылар

Бүген, Мәскәү төбәге күгеннән файдалануга вакытлыча чикләүләр кертелү сәбәпле, Баку, Ош, Ереван, Новокузнецкидан очучы самолетлар, шулай ук Омскидан өч самолет Казанга запас аэропортка төшеп утырган. Бу хакта “Татар-информ” Казан аэропортының матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

“11 мартта, 05:25 сәгатьтән 08:40 сәгатькәчә, башкала төбәгендә һава киңлегеннән файдалануга вакытлыча чикләүләр кертелү сәбәпле, “Казан” Халыкара аэропортының запас аэродромына Бакудан, Ош, Ереваннан, шулай ук Новокузнецкидан һава суднолары һәм Омскидан 3 самолет төшеп утырды”, – диелгән хәбәрдә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре