Гафиятулла абый 1925 елны Мәмәшир авылында дөньяга килә. Ул елларда ясле, балалар бакчасы шикелле рәхәттә иркәләнеп ятарлык урыннар булмаган, шунлыктан әби-бабайларың да булмаса, өйдә әвәләнеп үсәсең инде. Гафият абый шундый мохиттә үсә. Әниләре эшкә киткәндә, чүпрәккә кара ипи чәйнәп, бала йота алмаслык итеп бәйләп, авызына каптырып китәләр. Кабат имезергә кайтканчы, шул чүпрәкне суырып ятасың. «Хәзер нинди генә нигъмәтләр ашасак та, шул ипинең тәме телемдә», – дип, безне уйланырга мәҗбүр итә иде. Шуңа да гомере буе илгә, халыкка икмәк үстерү профессиясен сайлаган Гафиятулла абый. Үсә төшкәч, авылның җидееллык мәктәбен тәмамлый, учетчик һөнәре бирә торган курсларда белем ала, оешмаларда бухгалтер ярдәмчесе булып эшли.
Илдә Бөек Ватан сугышының кызган чагы. 1944 елны 19 яшьлек Гафиятне Совет Армиясенә чакыралар. Бер айлык өйрәнү дәресләре алгач, аларның төркемен фронтка җибәрәләр. Гафиятулла абый, Җиңү көнен тизләтү өчен, дошманга каршы бик нык сугыша, аның күкрәгендәге өч сугышчан ордены – шуның дәлиле. I дәрәҗә Ватан сугышы орденын ике тапкыр ала. Сугышчан Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. 1946 елны старшина дәрәҗәсендә демобилизацияләнә. Туган ягына кайткач, ял итеп утырырга вакыт юк, башта учетчик, аннан бер оешмада бухгалтер булып эшли. Авыл халкы аңардан туган авылында колхоз рәисе булуын үтенә. Сугыштан соңгы елларда авыл хуҗалыгы бик таркалган. Яхшы атлар, арбалар, кирәк-яраклар – барысы да сугыш өчен алынган. Колхозда күтәрәмгә калган атлар, җимерелгән фермалар, сукаланмаган, яхшылап эшкәртелмәгән басулар гына бар. Кайсы якка карасаң да, чәчләрең үрә торырлык. Нәрсә эшләргә, нәрсәдән башларга? Барлык авырлык – хатын-кызларда, яшүсмерләрдә. Ирләр юк, булганнары да я кулсыз, я аяксыз.
Берсе дә китереп бирмәс, җиңне сызганып эшләргә кирәк, дип әйтә ул. Беренче мәсьәлә итеп кадрларны барлый. Авыл хуҗалыгы машиналарын сафка бастырырга яхшы механик кирәк. Әле тагын тырыш, эш сөючән агроном, терлекчелеккә мал табибы, зоотехник, авыл халкының мәнфәгатен үтәр өчен, массалар белән эшли алырлык партком, авыл советы рәисе. Менә шушы активны туплаганнан соң алар белән берлектә терлекчеләрне, механизаторларны, колхозчыларны шушы сугыш афәтеннән айнытып, аларда яшәү өмете кабызып, яңа үрләрне алу максатын куярга кирәк. Ул шулай эшли дә.
Ел артыннан ел уза, авырлыклар белән булса да колхоз алга бара, күрсәткечләр шул турыда сөйли. Өстән тикшерүчеләр дә аз түгел, астан шыпырт кына шикаять язучылар да шактый. Инде эшләр уңай гына бара дигәндә, бер елны коточкыч корылык килде. Кырларда кышын да, язын да нинди генә агрочаралар куллансак та, чыдый алмаслык эсселек. Басудагы туфракка тавык йомыркасы салсаң пешәрлек. Гафиятулла абый уйга кала: орлык әйләнеше тәртибе буенча эшләсәк, икмәксез калабыз. Райком һәм башка район түрәләре өстән төшмиләр, күзәтеп кенә торалар. Башкача эшләргә рөхсәт итмиләр.
Гафиятулла абый агроном белән барлык кырларны әйләнеп чыга да иртәгәсен идарә утырышында әзер җирләргә арыш чәчәргә команда бирә. Башка колхоз рәисләре, күзләре ачылмаган песи балалары шикелле, райком күрсәтмәсе нигезендә бодай, арпа, солы, борчак чәчәләр. Барысы да янып бетә, район икмәксез кала. Гафият абыйның арышлары дулкынланып утыра, икмәк ниятләнгәннән дә мул чыга. Халыкка бирергә дә, хөкүмәткә тапшырырга да җитә. Гафият абый район түрәләренең өстән төшерелгән күрсәтмәләренә бик буйсынмый. «Әнә сез, «күрсәтмә» нигезендә чәчтереп, районны икмәксез калдырдыгыз, ә мин сезгә ипи ашаттым», – дип әйтә иде. Дөресе дә шулай, халык арыш ипиен дә пешерде, коймагын да ашады. Мәмәшир авылында күп халык яши, тырыш, намус белән эшләүчеләре күп, шул ук вакытта донос язып, болганчык суда балык тотарга яратучылары да җитәрлек. Ялган язылганмы, әллә дөреслекне эзлиләрме – аларга барыбер. Өстәгеләр киләләр, тикшерәләр, эшкә комачаулыйлар, вакытны алалар. Күп очракта соңыннан гафу үтенеп китәләр. Язган кеше күләгәдә кала. Гафиятулла абыйны туйдыра мондый тәртипсезлек. Ул үзен башка, артта барган колхозга күчерүләрен сорый. Шулай итеп, Ядегәр авылына килеп эшли башлый.
Беренче космонавтның галәмгә очкан чагы. Шуны истә тотып, колхозга да «Восток» дигән атама бирәләр. Исеме яңа, ләкин колхозы гына мактанырлык түгел, шул искелек, җитмәүчелек. Гафият абый яңадан җиң сызганып эшкә тотына. Терлек фермаларын ремонтлата, терлекчеләр йортын төзетә, ике сменалы эш оештыра. Савымчылар, өйләренә кайтып йөрмичә, шунда ял итәләр, кайнар туклану оештырыла. Эшләр гөрләп бара башлый. Авыл үзәгендә ике катлы мәктәп, ике катлы спорт-культура комплексы салына. Болар барысы да Гафият абыйның стратегик планы нигезендә эшләнә. «Восток» колхозына Ядегәрдән тыш Түбән Шәмәрдән, Югары Шәмәрдән, Тарлау авыллары керә. Барысында да намуслы, хезмәт сөючән халык яши. Гафиятулла абый аларга гомере буе рәхмәтле булды. «Восток» колхозы район күләмендә дә, республика күләмендә дә ит һәм сөт җитештерүдә алдынгы урыннарда торды. «Республика колхозлары арасында без беренче урында», – дип әйтә торган була абзый. Гафият абый белән минем үземә дә бергә эшләргә туры килде. «Восток» колхозында башлангыч партоешма секретаре булып шушындый шәхес янәшәсендә иңне иңгә куеп эшләвем белән горурланам. Аның биргән киңәшләрен һәрдаим тыңлап эшләдем, яшәдем. Бик тә рәхмәтлемен мин аңа. Авыл хуҗалыгы производствосында ел әйләнә ялсыз хезмәт, гаделсезлек, яла ягулар – барысы да йөрәктә зур яра калдыралар. Гафиятулла абый 1985 елны 60 яшендә бакыйлыкка күчте. Урыны оҗмах түрендә булсын. Амин. Аның Бөек Ватан сугышыннан соңгы елларда авылларны һәм авыл хуҗалыгы производствосын күтәрүгә керткән өлешен хөкүмәт зурдан бәяләде: ике мәртәбә «Хезмәт Кызыл Байрагы» ордены, «Октябрь Революциясе» ордены, «Почет Билгесе» орденнары белән бүләкләде.
Гафур Исмәгыйлев, Кукмара
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез