Дагыстанда туй кортежы катнашында коточкыч юл һәлакәте булган. Эчке эшләр министрлыгының төбәк буенча баш идарәсе мәгълүматлары буенча, бер кеше һәлак булган һәм дүртесе җәрәхәтләр алган.
Авария туй кортежы составында хәрәкәт итүче 19 яшьлек машина йөртүченең куркынычсыз дистанцияне һәм ян интервалын сакламавы аркасында килеп чыккан. Нәтиҗәдә ул руль артында 18 яшьлек егет утырган «Лада» белән бәрелешә.
Ике автомобиль дә юлдан чыгып, 50 метр тирәнлектәге ярга төшкәннәр. «Лада» ның 20 яшьлек пассажиры алган җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында үлгән. Ике машинаның да йөртүчеләре һәм аларның пассажирлары хастаханәгә озатылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез