Безнең чәк-чәкне Кытайда да беләләр

Татарстанның танылган аш-су остасы, “Милли ашлар” җитәкчесе һәм шеф-пешекчесе Альбина Фасхеева дөньякүләм чемпионатта Татарстан данын яклап кайтты. Ул Кытайның Лангфанг шәһәрендә кунакларны чәкчәк пешереп шаккатырган. Сәяхәттән алган кичерешләре турында Альбина безгә дә сөйләде.

- Әлеге чакыру һич көтмәгәндә булды. Әзәрбәйҗанның милли кулинарлар ассоциациясе президенты Таһир Әмирасланов “Казан форум”га килгән иде. Очрашу ахырында ул Татарстанга да әлеге чемпионатта катнашу мөмкинлеген бирде. Ул вакытта Россиядән катнашачак бер шеф-повар билгеле иде инде. Безнең анда чакыру алуыбыз зур сюрприз булды. Чемпионатта 28 шеф-повар үз иленең данын яклады. Аңа кадәр бу бәйге турында бер мәгълүмат та белми идем. Чакыру алганнан соң, барысын да өйрәндем, бик җитди килеп әзерләндем.

- Бәйге ничә көн булды? Нинди шартларда көч сынаштыгыз?

- Чемпионат биш көн булды, шуның ике көнендә ризыклар пешереп көч сынаштык. Мин милли ризыгыбыз – чәк-чәкне тәкъдим иттем. Төп ярышка кадәр әзерләндек, пешереп караган ризыкларыбызны саттык, дегустация уздырдык. Шартлар бик үк уңайлы булмаса да, мин барысын да үзем булдыра алганча җиренә җиткереп эшләргә тырыштым. Чын күңелемнән әйтә алам, Кытайда Татарстан аерылып торды. Аш-су буенча төрле бәйгеләрдә бик теләп катнаштым, бернидән дә куркып тормадым. Авылга, әбием янына Сабантуена кайткан кебек хис иттем үземне. Җырладык та, биедек тә.

- Нинди кыенлыклар булды.

- Алар шактый иде. Кирәкле эш коралларын да үзебезгә табарга туры килде. Хәтта үзем белән алган уклауның да кирәкле чыкты. (Көлә) Ләкин мин бернидән дә курыкмадым. Кытайлыларның чәк-чәккә охшаган милли ризыклары бар. Безнең ризыкны күргәч, “шакцима” дип елмайдылар. Тик безнең чәк-чәкнең тәме бик нык аерыла. Аларның десертлары баллы түгел. Шуңа күрә мин аларга үзебезнең милли ризыгыбызны тәмләп карарга тәкъдим иттем. Дегустациядә дә бик яратып кабул иттеләр, сатып алырга теләүчеләр дә бик күп булды.

 

- Кытайдан нинди уңыш белән кайттыгыз?

- Катнашучыларның һәр кайсына дипломнар һәм медальләр тапшырдылар. Алга таба узачак чемпионатка чакырдылар. Тик анысы буенча әлегә төгәл мәгълүмат билгеле түгел. Гомумән алганда, мондый югары дәрәҗәдәге чемпионатта Татарстан беренче тапкыр катнашты. Анда нинди генә ил вәкилләре юк иде! Татарстанымны, милли ризыгыбызны лаеклы тәкъдим итә алуым белән бик горурланам. Милли киемнәребез, атрибутикалар буенча безгә җитүчеләр булмагандыр дип уйлыйм. Ахырдан бөтен кунаклар “чәк-чәк дип йөрделәр. Бу минем өчен чыннан да зур сөенеч һәм горурлык.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре