Газетага язылу

Биектау районы махсус хәрби операция зонасына 20 тонна гуманитар ярдәм китерде

Биектау районыннан махсус хәрби операция зонасына һәм Лисичанск шәһәренә чираттагы 20 тонна авырлыктагы гуманитар йөк партиясен китерделәр. Ярдәм җыюда җирле халык, предприятиеләр, оешмалар һәм волонтерлар катнашты.

Йөк составына медикаментлар, маскировка челтәрләре, кием-салым, төзелеш материаллары, бензопычкылар, йокы капчыклары, азык-төлек, ярмалар, яшелчәләр һәм хәрбиләр өчен тәм-томнар кергән. Шулай ук сугышчыларга район мәктәп укучыларыннан рәхмәт һәм ярдәм сүзләре язылган хатлар тапшырылачак.

Махсус хәрби операция башланганнан бирле Биектау районы халык, предприятиеләр һәм администрациянең уртак тырышлыгы белән 700 тоннадан артык гуманитар йөк җибәргән, дип хәбәр итә «Татар-информ».

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре