Бүген Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Биектау районына эш сәфәрендә, анда ул «Бердәм Россия көне» партия проекты чараларында катнаша.
Районда бүген 14 тематик мәйданчык булдырылган, шул исәптән үзәк район хастаханәсе базасында Республика медицина клиникалары табиблары авыруларны кабул итә, Дәүләт Советы депутаты Данис Зарипов катнашында йөзү һәм хоккей буенча олимпия дәресләре оештырыла, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр белән очрашулар, шулай ук гражданнарны кабул итү планлаштырыла.
Биектау районына килгәч, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин район башлыгы Равил Хисаметдинов, парламент депутатлары һәм «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге әгъзалары белән берлектә Җиңү паркындагы «Ике буын сугышчылары» һәйкәленә чәчәкләр салды. Ватанны саклаучылар буыннарының дәвамчанлыгын гәүдәләндерүче монумент районда 2024 елның августында ачылган. Һәйкәл махсус хәрби операциядә катнашкан Максим Иванов инициативасы белән район җитәкчелеге ярдәме белән салынган. Ул ике солдат сурәте төшерелгән бронза монументтан гыйбарәт.
Бүген Фәрит Мөхәммәтшин «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиалы эшчәнлеге белән танышты, ул Биектау районында 2023 елның 1 июненнән эшли. Фондта махсус операция ветераннарына һәм һәлак булган сугышчыларның гаиләләренә социаль, медицина, психологик, юридик ярдәм күрсәтүче өч социаль координатор эшли. Тернәкләндерүгә аерым игътибар бирелә. Фонд белгечләре шулай ук ветераннарны физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә, паралимпия хәрәкәтенә җәлеп итәләр, мәдәни чаралар оештыралар.
«Бердәм Россия көне» кысаларында Фәрит Мөхәммәтшин бүген Биектау районында «Җиңү диктанты» акциясендә, РФ паспортларын тапшыру тантанасында катнашачак, «Казаньсельмаш» ҖЧҖ предприятиесендә булачак, Биектау районы һәм партиянең җирле бүлеге активы белән очрашачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез