Биектау районында «Озын һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысаларында ике фельдшер-акушерлык пункты төзелде. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Медпунктлар Олы Көек һәм Татар Урматы авылларында төзелгән. Медицина учреждениеләренә 202 һәм 102 кеше беркетелгән. Элегрәк Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов модернизациядән соң «Түбән Кама Нефтехим» поликлиникасында булган иде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез