Газетага язылу

Биектау районындагы урам белән мәктәпкә Илгиз Хәйруллин исеме биреләчәк

ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР Иҗтимагый палатасының элеккеге рәисе Илгиз Хәйруллинның исемен аның туган авылы Ямаширмәдәге мәктәп һәм Биектау районы үзәгендәге яңа урамга биреләчәк. Бу хакта Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов хушлашу мәрәсимендә әйтте.

– Урам район үзәгендә урнашачак. Ул яңа урам булачак, хәзерге вакытта төзелеп кенә килә», – дигән «Татар-информ»га Равил Хисаметдинов.

Ямаширмә мәктәбе директоры Ленар Сафиуллин мәктәпкә Илгиз Хәйруллин исеме бирелүгә шат булуын әйтте. «Ул биредә туган, безнең мәктәптә эшли башлаган. Исем бирү процессы тиз генә булмаячак, документаль рәсмиләштерү вакыт алачак. Яңа уку елына бу эшне төгәлләрбез дип өметләнәм», – диде ул.

Илгиз Хәйруллин – Татарстан Премьер-министрының элеккеге урынбасары, ТР Иҗтимагый палатасының элеккеге рәисе. Быел гыйнвар аенда аңа 85 яшь тулды. Аның үлеме турында 22 февральдә билгеле булды. Бүген Александр Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендә мәрхүмне соңгы юлга озаттылар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре