Газетага язылу

Бюджет турындагы закон проекты 19 октябрьдә беренче укылышта карала

Дәүләт Советының егерме бишенче утырышы 19 октябрьдә сәгать унда ачыла. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Депутатлар 18 мәсьәлә, шул исәптән 12 Татарстан Республикасы закон проектын карарга планлаштыра.

Һичшиксез, көн тәртибендәге төп мәсьәлә 2027 елга, 2028 һәм 2029 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турындагы закон проекты булачак. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан парламентка кертелгән документ профильле юнәлешләр буенча комитетларда, муниципаль берәмлекләр вәкилләре белән уздырылган киңәшмә һәм парламент тыңлаулары кысаларында киң фикер алышу процедурасын узды. Әлеге чараларда барлыгы 900 дән артык кеше катнашты. Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев бу эштә актив катнашкан депутатларга, башкарма хакимият органнары, Хисап палатасы, эксперт советлары вәкилләренә рәхмәт белдерде.

 

Фәрид Абдулганиев бюджет турындагы закон проектының беренче укылышта карауга әзер булуын белдерде. Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, республикада гамәлгә ашырыла торган барлык программалар закон проектында чагылыш тапкан. «Бюджет киеренке, әмма шул ук вакытта балансланган, – дип басым ясады Фәрид Абдулганиев, – Ул барлык программаларны һәм социаль йөкләмәләрне үтәргә мөмкинлек бирә. Каралган чыгымнарның 84% ы социаль өлкәгә юнәлтелә».

 

Республиканың төп финанс документының киеренке булуына карамастан, Фәрид Абдулганиев әйтүенчә, үсеш бюджеты проекты әзерләнгән. «Бу Татарстан кебек республика өчен бик мөһим»,  –  диде парламент җитәкчесе. 

 

Парламент утырышына килгәндә, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, утырышта 12 республика закон проектын карау планлаштырыла, барысы да беренче укылышта. Алдагы өч елга республика бюджеты турындагы һәм Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турындагы республика закон проектларыннан тыш, алдагы утырышның көн тәртибенә дәүләт бүләкләре, дәүләт хакимиятенең башкарма органнары, гражданнарның торакка хокукларын яклауны тәэмин итү, ятим балаларның һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган  балаларның,  алар арасыннан булган затларның торак урынына хокукын гамәлгә  ашыру турында республика законнарына,  Гаилә һәм Сайлау кодексларына үзгәрешләр кертелә торган закон проектлары кертелә.   Өч закон проекты махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары мәнфәгатьләрендә кертелгән.

 

Дәүләт Советына тәкъдим ителмәгән сәяси партияләр вәкилләре катнашында «Татарстан Республикасы территориясендә электрон никотин кертү системаларын һәм электрон никотин кертү системалары өчен сыеклыкларны ваклап сатуга тыю билгеләү турында» республика законы проектын карау планлаштырыла. Документ Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты тарафыннан әзерләнгән. Моннан тыш, шул ук комитет инициативасы белән хосусый милектәге җир кишәрлекләрендә стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру һәм алардан файдалану үзенчәлекләрен билгели торган тагын бер база законы проекты тәкъдим ителәчәк.

 

Егерме бишенче утырышның көн тәртибенә шулай ук Александр Лапинны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары итеп билгеләп кую турындагы республика Рәисе тәкъдимен килештерү мәсьәләсе кертелә.

 

Моннан тыш, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин утырышта 2025 елда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыру барышы турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты докладын тәкъдим итәчәк.

 

Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты тәкъдиме буенча егерме бишенче утырышның мәсьәләләр исемлегенә потенциаль куркыныч этләр белән эш итү өлкәсендә мөнәсәбәтләрне өстәмә хокукый җайга салу кирәклеге турында Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы мөрәҗәгате кертелде. «Мөрәҗәгатьтә бультерьер токымын потенциаль куркыныч этләр исемлегенә кертү мөмкинлеген карау үтенече бар», – дип ачыклык кертте Лилия Маврина.

 

«Хөкүмәт сәгате» кысаларында «Татарстан Республикасы территориясендә җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру ягыннан һәм матди-техник тәэмин итү турында» мәгълүмат биреләчәк. Әлеге мәсьәлә буенча доклад белән республиканың юстиция министры Рөстәм Заһидуллин чыгыш ясаячак.

 

Бүген парламентарийлар Президиум утырышында Татарстан Республикасы Рәисенең Дәүләт Советына юлламасындагы тәкъдимнәрне гамәлгә ашыру буенча Дәүләт Советының чаралар планын расладылар. Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов бу елның 28 сентябрендә парламент утырышында юллама ирештерде. «ТР Конституциясе һәм Дәүләт Советы Регламенты нигезендә ел саен Дәүләт Советы Президиумы республика Рәисенең Дәүләт Советына Юлламасындагы тәкъдимнәрен гамәлгә ашыру планын кабул итә. Махсус бүлекләрдә Дәүләт Советы Президиумы, комитетлар һәм комиссияләр утырышлары күрсәтелгән, хөкүмәт сәгатьләре темалары, депутат берләшмәләре чараларын үткәрү билгеләнгән, – дип билгеләп үтте бу нисбәттән Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов. – Узган ел кабул ителгән план, нигездә, үтәлде». 

Быел, Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, чараларның зур өлеше махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына, шулай ук шефлыкка алган территорияләргә ярдәм итүгә бәйле. Бу эштә депутатлар һәм парламент аппараты хезмәткәрләре актив катнаша, Луганск һәм Донецк Халык республикалары халкына гуманитар ярдәм җыя һәм җибәрә.

 

Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, 2027 елда Татарстан Республикасында Минтимер Шәймиев елын үткәрү уңаеннан аерым план эшләнәчәк, ә республиканың гомуми белем бирү оешмаларында Татарстанның беренче Президенты, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка багышланган парламент дәресе үткәреләчәк.

 

«Бу – безнең эшнең традицион формасы. Хөкүмәт, тармак министрлыклары шулай ук үз планнарын әзерли. Депутатларның  профильле министрлыклар белән җентекләп эшләүләрен һәм планларның  тормышка ашырылуын күзәтеп торуларын сорыйм», – дип мөрәҗәгать итте депутатларга Фәрид Абдулганиев.

 

Бүген Президиум әгъзалары парламент комитетлары каршындагы Эксперт советлары составына үзгәрешләр кертте. Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов билгеләп үткәнчә, Дәүләт Советының барлык комитетлары каршындагы Эксперт советлары өченче чакырылыш рәттән эшлиләр һәм үзләренең нәтиҗәлелеген күрсәттеләр. «Яңартулар комитетлар каршындагы алты Эксперт советына кагылачак, бу эш нәтиҗәлелеген арттыру максаты белән дә, объектив сәбәпләр буенча эксперт советлары әгъзаларын ротацияләү белән дә бәйле», – дип белдерде  Юрий Камалтынов.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре