Россиядә бюджет дефициты үсә. Бюджетны яңадан карамыйча, алга бару мөмкин түгел. 2025 елның беренче яртысында казнада җитмәгән акча күләме 3,7 триллион сумга кадәр үскән. Чагыштырыгыз: 2024 елның шул чорында дефицит 602 миллиард сум гына булган. 2024 елда бюджет дефициты ел башында үзенең иң югары ноктасында булган, ел уртасына аның кимүенә ирешелгән. Быел исә бюджет ай саен минуска тирәнгәрәк керә бара. Апрельдә дефицит 2,9 триллион сум булган, майда 3,4 триллионга җиткән, июньдә – 3,7 триллион сумга. Шулай дәвам итсә, 2026 ел бюджетында чыгымннарны җитди киметергә туры киләчәк. Аналитиклар бюджет дефицитының төп сәбәбен керемнәр кимү түгел, чыгымнарның зур булуы, диләр. Нефть-газ керемнәре әлегә, мәсәлән, 963 миллиард сумга гына кимегән. Ел ахырына бу сан артыр дип көтелә.
Россиядә зыянга эшләүче тармаклар саны арта һәм хөкүмәтнең төп проблемасына әверелеп киләләр. Күмер һәм газ чыгаручылар, металл коючылар, хәтта нефтьчеләр үзләренә ярдәм сорый. Федераль хөкүмәттә мөшкел хәлдәге барлык икътисад тармакларына булышу өчен акча юклыгын игълан иттеләр инде. Сәнәгать-сәүдә министры Антон Алиханов: «Бюджет чикләүләре шартларында ярдәмгә ихтыяҗ бюджет мөмкинлекләрен узып китә», – диде.
Штрафлар һәм пошлиналар күләме берничә тапкыр арттырылды, ләкин бюджет тишеген томалау өчен алар гына аз, күрәсең. Хөкүмәтнең резервында сыналган бер ысул бар: сумның курсын төшерү. Милли валютаны йомшарту ярдәм сораучы тармакларның күбесенең хәлен шунда ук яхшыртачак, чөнки алар – нигездә экспортерлар. Импорт кыйбатланачак, әлбәттә, әмма аның өчен бюджет түгел, сатып алучылар түли. Бәяләрнең күтәрелүе бюджетка өстәмә керемнәр дә бирәчәк. Ни өчен бу ысулны файдаланмыйлар, сум курсын аномаль рәвештә югары тоталар – әлегә аңлашылып ук бетми. Үзәк банк валюта курсын хәзерге хәлдә тотуны куәтләр, мөгаен, чөнки аның максаты – инфляцияне йөгәнләү.
Бюджетны тутыруның яңа ысулларын тәкъдим итүчеләр бар. ВЦИОМ халыкның 59 проценты ялкаулык өчен салым кертүне куәтли, ди. Акчасызлык өчен штраф кертсәк, тагын да уңышлы булмагае. Акча юклыктан зарланулар шунда ук бетәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез