Газетага язылу

Бизмәндә – бала гомере: республикада балалар катнашында аварияләр саны арта

Үсмерләр үзләре машина сатып ала һәм рульгә утырып, олы юлга чыга. Акчага кызыгып, җинаятьчеләр тәкъдим иткән эшкә алына. Гомерләрен компьютер уены кебек кабул иткән балалар кылган гамәлләре өчен җавап бирәсе буласын уйлап җиткерми. Кызганыч, уенда гына үлеп терелеп була. Ә тормышта закон каршында үзең дә, әти-әни дә җавап тотачак. Татарстанда булган фаҗигаләр – моның ачык мисалы.

Бизмәндә – бала гомере: республикада балалар катнашында аварияләр саны арта

Гыйбрәт аласы

Соңгы елларда ике күренеш күзгә ташлана. Үсмерләр мотоцикл белән автомобильне үзләре сатып ала. Аннары рульгә утыра. Ә анда инде тәҗрибәсе булмаган баланың һәлакәткә эләгәсен көт тә тор. 9 ай эчендә шундый 20 юл һәлакәте теркәлгән. Ике бала үлгән, унтугызы төрле имгәнүләр алган. Көзге каникул алдыннан журналистлар белән булган очрашуда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ГАИ идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов шундый саннар китерде.

11 октябрь кичендә Казанның Караганда урамында булган фаҗига әти-әниләргә дә, балаларга да гыйбрәт булырлык. 15 яшьлек бала автомобильне идарә иткәндә 35 яшьлек хатынны бәрдерә һәм авария урыныннан качып китә. Биредә япь-яшь хатын-кызның гомере өзелсә, үсмернең киләчәге кыл өстенә куела. Малай машинаны август аенда гына дустыннан сатып алган.

– Бу маддә буенча җинаять җаваплылыгы 16 яшьтән башлана. Шуңа да үсмергә карата нинди чара күреләсен төгәл генә әйтеп булмый әле. Балага 15 яшь кенә булганга, әти-әниләре дә административ җаваплылыкка тартыла. Нәтиҗәләр тикшерү тәмамлангач ясалачак, – дип аңлатты министрлыкның балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләр эшчәнлеген оештыру бүлеге башлыгы урынбасары Евгения Боброва.

Үсмерләр катнашында булган тагын бер һәлакәткә тукталмый мөмкин түгел. Лениногорск районында үткән атнада 14 һәм 15 яшьлек үсмерләр төнлә ишеге бикләнмичә калган «Жигули» автомобилен алып чыгып китә. Алар трассада аздан гына сыерны бәрдерми юл читенә чыгып оча. Һәлакәт урыннан качып киткән үсмерләрне видеокүзәтү камералары ярдәмендә эзләп табалар. Каракларга ачылган эш Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсенә тапшырыла.

Җавап бирәсе

Евгения Боброва әйтүенчә, быел 9 ай эчендә үсмерләр катнашындагы җинаятьләрнең гомуми саны 10,4 процентка кимегән. Нигездә бу – урлау, мошенниклык һәм хулиганлык. Җинаятьләрдә 472 балигъ булмаган бала катнашкан. Аларның 42 проценты – мәктәп укучылары, 29 проценты – көллият һәм техникум студентлары, 31 проценты – эшләмәүчеләр һәм укымаучылар. Белгеч сүзләренчә, күпчелек җинаятьләрнең төп максаты – табыш алу. Социаль челтәрләр аша үсмерләрне экстремизмга, наркотиклар таратуга һәм мошенниклыкка җәлеп итәләр.

– Бала җиңел генә акча эшләү турында уйлый. Кылган гамәлләре өчен җавап бирәсен күз алдына да китерми. Ләкин чынбарлык бик кырыс. Мәсәлән, террорчылык акты турында ялган хәбәр өчен 6 елдан 8 елга кадәр, террорчылык кылган өчен 10 елдан 20 елга кадәр төрмәгә утырырга мөмкин. Ә җинаять җаваплылыгы инде 14 яшьтән башлана. Наркотиклар тараткан өчен 3 елдан 15 елга кадәр хөкем карары яный һәм җаваплылык 16 яшьтән башлана, – диде Евгения Боброва. – Үсмерләрнең 50 проценттан артыгы – имин, бай гаиләләрдән. Шуңа да әти-әниләргә гел уяу булу кирәк. Әгәр баланың яңа дуслары, акчасы барлыкка килсә, ул укуны калдыра башласа, өйгә соң кайтса, сезне бу сагайтырга тиеш.

Евгения Боброва әйтүенчә, күп кенә әти-әниләр балаларының нинди сайтларга керүен, кемнәр белән аралашуын белми. Бала бүлмәсендә шыпырт кына компьютер каршында утыра кебек, ләкин шул вакытта аның җинаятьчелләр белән аралашуы ихтимал.

Клиник психолог Ирэн Боброва, үсмерләр мондый гамәлләрне үзләрен кәттә итеп күрсәтергә теләүләре аркасында кыла, дип саный.

– Шулай итеп алар җиңел генә адреналин ала. Тәрбия җитмәү дә зур роль уйный. Хәзер үсмерләр телефон, компьютер йогынтысында тәрбияләнә. Андагы уеннарда геройлар үлеп терелә. Шуңа балаларга да гомерләре ике булыр кебек тоела, – ди психолог.

Ул бала белән ешрак сөйләшергә һәм аның үз-үзен тотышындагы үзгәрешләрне күзәтергә киңәш итә. Мәсәлән, баладан эшләре, дуслары, уеннары турында сорарга кирәк. Белгеч сүзләренчә, тормышта мөмкин булган куркыныч хәлләр турында нәкъ менә ата-аналар аңлатырга тиеш.

Бала гомере

Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Рөстәм Гарипов 9 ай эчендә Татарстан юлларында балалар катнашында булган аварияләргә дә тукталды. Быел 358 һәлакәттә 14 баланың гомере өзелгән, 381 е имгәнгән.

– Соңгы ике елда пассажир балалар катнашында аварияләр саны арту борчу тудыра. Юлда гомере өзелгән 14 баланың 13 е – пассажир, – дип билгеләп үтте Рөстәм Гарипов. – Бу очракта балалар берни дә хәл итми, хәтта куркынычсызлык каешын да аларга өлкәннәр эләктерә.

2 октябрьдә Чистай районында булган юл-транспорт һәлакәтен генә искә алыйк. Биредә «Лада Калина» каршы як полосага чыга һәм «Лада Веста» белән бәрелешә. Өч айлык баланы әнисе ашатыр өчен кулына алган була. Машина йөртүче һәм бала шул урында ук үлә.

Җәяүле балалар катнашындагы аварияләр саны да кимү ягында түгел. Быел шундый 135 һәлакәт теркәлгән. Нәтиҗәдә 138 бала зыян күргән.

Рөстәм Гарипов балалар һәм өлкәннәр киемендәге яктылыкны кире кайтара торган элементларга аерым тукталды. Аларны куллану җәяүлене бәрдерү куркынычын күп тапкыр киметә, чөнки машина йөртүче сезне ерактан күреп ала. «Бу бигрәк тә көзге-кышкы чорда, бик тиз караңгы төшкән вакытта мөһим. Гап-гади элемент сезнең балагызның гомерен саклап кала ала», – ди полковник Гарипов.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре