Дәүләт Думасына илебездә “Бөек Җиңү балалары” дигән яңа статус булдыру турында закон проектын керткәннәр. Бу хакта “РИА Новости” яза.
Тәкъдимне Думаның Социаль cәясәт комитеты рәисе Ярослав Нилов җитәкчелегендә депутатлар әзерләгән. Документ балачагы 1928 елның 22 июненнән 1945 елның 9 маена кадәрге чорга туры килгән кешеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Закон проектына аңлатма язуында әйтелгәнчә, бу кешеләрне рәсми төстә аерым социаль төркем буларак танып, аларга өстәмә социаль ярдәм чараларын билгеләү тәкъдим ителә. Биредә сүз дәүләт гарантияләре программасы кысасында бушлай медицина ярдәме, рецептлар буенча дарулар белән тәэмин итү, ясалма теш ясау һәм төзәтү, кибеттә һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү оешмаларында чиратсыз хезмәт күрсәтү, шулай ук социаль хезмәт күрсәтү оешмаларына чиратсыз кабул итү турында бара.
“Россия субъектлары, әлеге социаль ярдәм чараларына өстәп, үзләренең ярдәм чараларын да билгеләргә мөмкин”, – диелгән документта.
Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә, 2025 ел – Ватанны саклаучы елы буларак игълан ителде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әле күптән түгел генә сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул Россиянең бүгенге үсешендә аларның һәркайсының зур өлеше барлыгын искәртте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез