Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Чүпрәледә 80 төп яшь имән агачы утыртылды

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Чүпрәледә 80 төп яшь имән агачы утыртылды. Бу сан Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын символлаштыра. Яшь үсентеләр амфиеатр янында урнашкан «Дуслык» балалар мәйданчыгында урын алды. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.

Чарада Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, хакимият вәкилләре, оешма җитәкчеләре катнашты.

Район башлыгы билгеләп үткәнчә, мондый акцияләр ата-бабаларыбыз узган героик үткәннәрне искә төшереп торчак, шулай ук, районның экологик торышы өчен дә файдалы булып торачак.

Имән – озын гомерлелекне символлаштыручы агач. Халкыбызда элек тә, хәзер дә урманга барып, нәкъ менә имән агачын кочып, нык исәнлек, озын гомер теләү гадәте яши. Балалар мәйданчыгы да уен урыны гына түгел, ә яшеллек почмагына әвереләчәк.

Марат Гафаров белдерүенчә, яшь үсентеләрне райондашлары бүләк иткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Җиңүнең 80 еллыгы "80-летие Победы" "80-летие Великой Победы" "Год защитника Отечества" "80 лет Победы" "Җиңүгә 80 ел" "Бөек җиңүнең 80 еллыгы" "Ватан каһарманнары елы" "Ватанны саклаучы елы" "Ватанны саклаучылар елы" "Ватан сакчылары елы"

Көн хәбәре