Бөгелмә, Ютазы һәм Баулы районнары ни хәлдә? Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр кылды

Бөгелмә, Ютазы һәм Баулыда авыл хуҗалыгы өлкәсе ни хәлдә? Урып-җыю эшләре ничек бара? Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың көньяк-көнчыгыш районнарына эшлекле сәфәр кылды.

Бөгелмә 

Рөстәм Миңнеханов Бөгелмәгә сәфәре вакытында яңа төзелгән «Гәүһәр» мәчетен күреп чыкты. Шуннан соң ул райондагы «Наратлы» заманча терлекчелек комплексы эшчәнлеге белән танышты. Хәзерге вакытта монда 8,3 мең баш мөгезле эре терлек асрыйлар. Татарстан Рәисенең район хуҗалыклары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, инвесторлар һәм механизаторлар белән очрашуында да авыл хуҗалыгын үстерү мәсьәләләре каралды.

Хәзерге вакытта Бөгелмә районының авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 11 мең баш мөгезле эре терлек исәпләнә, тәүлегенә уртача 130 тонна сөт савып алына.

Бүген Бөгелмә республика районнары рейтингында 11нче урында тора. Рөстәм Миңнеханов районның соңгы еллардагы үсешен уңай бәяләде. Моннан тыш ул Бөгелмәдәге коммуналь челтәрләрне яңарту мәсьәләсен күтәрде. Районда аларның 70 проценты тузган.

Ютазы 

Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәрен Ютазы районында дәвам итте. Ул райондагы урып-җыю эшләре барышы белән танышты, шуннан соң  район хуҗалыклары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, инвесторлар һәм механизаторлар белән аралашты. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Ютазы, республиканың иң ерак районнарының берсе булса да, барлык тармаклар буенча да сынатмый, яхшы нәтиҗәләр күрсәтә.

Хәзергә районда уңышның 15 проценты җыеп алынган. Сөт җитештерүгә килгәндә, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 10 мең баштан артык мөгезле эре терлек исәпләнә, тәүлегенә уртача 50,8 тонна сөт савып алына.

Ютазыда узган очрашуда да торак-коммуналь челтәрләренең тузу мәсьәләсе күтәрелде. Районда бу күрсәткеч 60 проценттан артып киткән.

Татарстан Рәисе Ютазыга сәфәре вакытында «Дубравушка» балалар лагеренда да булды. 1957 елдан бирле эшләүче бу үзәктә соңгы ике елда төзекләндерү эшләре барган. Лагерь территориясендә хәзер универсаль тренажерлар, волейбол һәм футбол кыры булган спорт мәйданчыгы бар.

Баулы 

Татарстан Рәисе республиканың көньяк-көнчыгыш районнарына сәфәрен Баулыда төгәлләде. Монда ул Татар Томбарлысы авылында төзелүче «Берлек» терлекчелек комплексы белән танышты. Бүген монда төзелешнең беренче чираты төгәлләнгән – 600 башка исәпләнгән сыерлар комплексы төзелгән. Хәзерге вакытта төзелеп килә торган икенче корпусны быелның октябрендә кулланылышка тапшырырга ниятлиләр.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов районның авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куючылар белән очрашты. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләвенчә, авыл хуҗалыгы нәтиҗәлелеге рейтингында район әлегә 43 нче урында тора. «Монда игенчелек өлкәсен үстерү өчен мөмкинлекләр зур. Тагын да тырышу сорала. Гамәлдәге грантлардан активрак файдаланырга кирәк», – диде ул.

Хәзерге вакытта Баулы районының авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 10 мең баш мөгезле эре терлек исәпләнә, тәүлегенә уртача 42 тоннага якын сөт савып алына.

Баулыдагы очрашуда да торак-коммуналь челтәрләрен яңарту мәсьәләсе күтәрелде.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда торак-коммуналь челтәрләрен яңарту буенча махсус программа барлыкка киләчәген хәбәр итте.  «Бүген бу мәсьәлә кискен тора. Су белән тәэмин ителеш, канализация, җылылык челтәрләрен яңарту буенча махсус программа эшли башлаячак. Бу эшне кузгатачакбыз. Республика Хөкүмәтенә тиешле йөкләмәләр инде бирелде», – диде Татарстан Рәисе.  

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре