Бөгелмәдә 200дән артыграк Бөек Ватан сугышы ветераны Җиңү көне уңаеннан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм шәһәр мэры Линар Закировтан бүләкләр алачак.
Хакимият, социаль хезмәтләр вәкилләре, депутатлар 9 Майга кадәр һәр ветеранның өендә булып китәчәк. Алар Бөек Ватан сугышында катнашучыларга азык-төлек җыелмалары, бүләкләр һәм истәлек открыткалары тапшырачак.
Бөгелмә районында 200дән артыграк сугыш ветераны, шул исәптән хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан 2 ветеран, камалыштагы Ленинград михнәтен кичергән, бала вакытта фашистлар концлагерына эләккән берәр кеше яши.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез