Болгар ислам академиясенең Казанга күчерелү-күчерелмәвен әйткәннәр

Болгар ислам академиясе ректоры Фәрхәт Хөснетдинов югары уку йортының Казан үзәгенә күчерелү ихтималы турында хәбәрләргә ачыклык керткән. Аның әйтүенчә, республика башкаласында академиянең филиалы ачылырга мөмкин. Әмма бинасының кайда урнашачагы мәгълүм түгел, эскизлары да юк эле. Филиал булдыру – әлегә фикер алышу стадиясендә генә, дип яза “Татар-информ”.

“Болгар ислам академиясенең Казанда күчерелү ихтималына бәйле имеш-мимешләргә килгәндә, аның Казандагы филиалын булдыру мәсьәләсе карала. Әлегә филиалда Казаннан студентлар төркемен укыту карала. Абитуриентларның күп булуына бәйле рәвештә барлыкка килгән идея бу. Әмма әлеге мәсьәлә хәл ителеп бетмәгән әле”, – дип аңлатып үткән Фәрхәт Хөснетдинов.

Аның әйтүенчә, чит илләрдән килеп укырга керергә теләүчеләрдән алынучы гаризалар елдан-ел арта. Быел Сүриядән 16 абитуриенттан гариза кергән. Аларның барысы да – Дәмәшкъ университетын тәмамлаучылар. Мисыр, Кытай, Сенегал, Индонезия, шулай ук БДБ илләреннән укырга керергә теләүчеләр күп.
Академиядә 17 нче июньдә рәсми төстә кабул итү кампаниясе башлана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре