Газетага язылу

«Больничный»дагы хезмәткәрне эшләткән өчен эш бирүчегә штраф яный

Эш бирүче “больничный” алган хезмәткәрне эшләтә яки аңа “больничный”га чыгуны тыя алмый.

Закон бозуның мондый очраклары өчен 50 мең сумга кадәр штраф каралган. Юрист Марина Воронцова “РИА Новости” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.

Аның әйтүенчә,  бу чорда хезмәткәрне эшкә җәлеп итәргә ярамавы закон нормаларында һәм Хезмәт кодексының 183 статьясында каралган. Шулай ук, юрист билгеләп үткәнчә, эш бирүче хезмәткәрнең “больничный”га чыгуын тыя алмый. Хезмәткәрнең медицина ярдәменә һәм социаль тәэминатка хокукын боза бу чөнки.

Воронцова аңлатып үткәнчә, КоАПның 5.27 статьясындагы 1 өлеше нигезендә, вакытлыча эшкә яраксызлык кәгазе рәсмиләштергән хезмәткәрне эшләткән өчен юридик затка – 50 мең сумга, җитәкчегә – 5 мең сумга кадәр штраф яный. Эш бирүче бу кәгазьне рәсмиләштерүгә комачаулык иткән очракта да шундый ук штраф каралган. Законны кабат бозган тәкъдирдә җаваплылык көчәйтелә. Юрист сүзләренә караганда,  КоАПның 5.27 статьясындагы 2 өлеше нигезендә, юридик затка штраф күләме – 70 мең сумга, ә җитәкчегә – 20 мең сумга җитәргә яки ул бер елдан өч елга кадәр квалификациясеннән мәхрүм ителергә мөмкин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре