Җыенда 37 төбәктән 800дән артык кеше катнашачак. Иң зур делегация, елдагыча, Башкортстаннан булачак.
Кунаклар һәм катнашучылар арасында кече бизнес, фермер хуҗалыклары һәм дәүләт хакимияте орнаннары вәкилләре булачак.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров әйтүенчә, әлеге чара тәҗрибә уртаклашу, авыл территорияләрен үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен мөһим мәйданчык булып тора.
- Россиядә 4200 татар авылы бар, аларның 2 меңнән артыгы - Татарстанда. Татар эшмәкәрләре - авылның яшәешенең нигезен булдырган һәм аның яшәешен тәэмин итүчеләр, - диде ул.
Беренче көнне делегатлар дискуссион мәйданчыкларда катнаша. Аларда продукция җитештерү, эшкәртү һәм сату, авыл хуҗалыгын төрле юнәлешләрдә үстерү, кадрлар әзерләү, сыйфатлы азык-төлек әзерләү буенча фикер алышачаклар.
Икенче көнне делегатлар Сарман һәм Тукай районнарына бару планлаштырылган.
31 март - җыенның өченче көнендә Россия төбәкләрендә җитештерелгән продукция һәм халык кәсебе товарлары күргәзмә-ярминкәсе эшләячәк. Шул ук көнне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында җыенның пленар утырышы да узачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез