Түбән Камада 46 яшьлек укытучы, мошенниклар тозагына эләгеп, 400 мең сумга якын акчасын югалткан. Бу хакта “KazanFirst” Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
Болай булган. Түбән Камада яшәүче хатын-кызга мессенджер аша бозык чыгару йоласын башкару тәкъдиме белән хәбәр килгән. Укытучы, хәбәрнең “чиркәү хезмәткәреннән” килүен күреп, ризалашкан. “Бозык чыгару” берничә көн дәвам иткән. Хатын-кыз һәр көн саен мошенниклар әйткән абонент номерларына акча күчергән.
Шулай итеп, мөгаллимә 384 мең сум акчасын (бер өлеше – кредитка алынган) югалткан. Акчасы бетүен әйткәч, “бозык чыгаручылар” элемтәгә керми башлаган.
Мошенниклык статьясы буенча җинаять эше кузгатылган. Аферистларның телефон номерларының Краснодар краенда, Саратов һәм Әстерхан өлкәләрендә теркәлгәнлеге ачыкланган. Алардан Россиянең 3 төбәгендә инде 5 кешенең зыян күргәнлеге билгеләнгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез