Бразилия Президенты Лула да Силва БРИКС саммитына килә алмаячак

Саммитта ул видеоконференция режимында катнашачак.

Бразилия Президенты Лула да Силва, җәрәхәтләнү сәбәпле, Казанга БРИКС саммитына килә алмаячак. “ТАСС” дәүләт башлыгының матбугат хезмәте хәбәренә таянып язганча, Лула да Силва самолетта ерак араларга вакытлыча оча алмый әле.

Саммитта ул видеоконференция режимында катнашачак.

G1 яңалыклар порталы мәгълүматлары буенча, Лула да Силва өендә баш артына зыян китергән. Президентның сәламәтлегенә борчылырга урын юк булмаса да, табиблар аңа әлегә ерак юлларга чыкмаска киңәш иткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре